tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Матур яшәргә омтылырга кирәк
Матур яшәргә омтылырга кирәк

Матур яшәргә омтылырга кирәк

Гаилә — кечкенә генә бер дәүләт, диләр. Сарапул шәһәрендә гомер итүче тотрыклы, динле Абдуллиннар гаиләсе белән танышкач, шатлыгым эчемә сыймады. Шөкер, бар икән әле шундый гаиләләр.

Хуҗа Данир исемле, аңа 44 яшь. Г.Ф.Саттаровның “Татар исемнәре сүзлеге” китабында аның исеменең мәгънәсе “Аллаһка якын кеше” дип бирелә. Бу нәкъ шулай да шул! Данир Рамил улы 2012 елда дин юлына баса. Әтисе Рамил Әгерҗе районы Үтәгән авылыннан, әнисе – Нараттан. Тормыш иптәше Зөлфия белән алар 1994 елда танышалар, 1998 елда гаилә коралар. Бүгенге көндә 4 уллары бар. Иң өлкәне Рамазанга 21 яшь. Ул — Екатеринбург шәһәрендәге Урал федераль университетының 3нче курс студенты. Рамазан 5 вакыт намазын калдырмый, ураза тота. Әтисе аны 3нче сыйныфта укыганда мәчеткә алып килә. Ул анда гарәп алфавитын, дин нигезләрен өйрәнә башлый. Рамазан кечкенә вакытта бабасына: “Мин бары тик татар кызына гына өйләнәчәкмен”, — дип язылган кәгазь бирә. Вәгъдә язылган бу кәгазь әле дә саклана икән. 15 яшьлек Рафаил биатлон белән шөгыльләнә. Шәһәребез ярышларында алдынгы урыннар яулый. Намазын калдырмаса да, уразаны 1-3 көнләп кенә тота әлегә. Салаватка 8 яшь. Сарапул гимназиясенең 2нче сыйныф укучысы. Ә дүртенче уллары Габделкәримгә бары тик 9 ай гына әле. Игътибар иткән булсагыз, балаларның исемнәре дә дини һәм тирәк мәгънәле. Данир: “Дин булган җирдә, тәртип була”, — ди. Балалары да тәрбияле, әдәпле шул.

Абдуллиннар гаиләсе шәһәрнең “Элеконд” микрорайонында яңа төзелгән Радужный поселогында яши. Җир участогы сатып алып, үз көчләре белән 2 катлы йорт төзиләр. Данир — һөнәре буенча төзүче-бригадир.

“Күршеләребез барысы да яшьләр, дус-тату яшибез. Данир дин юлына баскач, тормышыбыз тагын да җиңеләйде. Дусларының да иң-иңнәре генә калды. Гомумән, гаиләбезнең нигезендә — дин, хөрмәт, ярату”, — ди Зөлфия.

Данир белән Зөлфия мөселман илләренә дә сәяхәт кылганнар. Египетның бер кечкенә авылында Данир “Әл-Әскар” университеты бастырган “Коръән” китабын сатып алган. “Ул илләрдән кайткач, шунысы күзгә ташлана: дин көчле булган җирдә халык та башка төрле. Ә бездә усал, ачулы, явыз, көнчел кешеләр бихисап. Татарларның да күбесе Масленица кебек бәйрәмнәрне үз итә, ә динебезгә игътибар җитми. Намаз уку түгел, мәчеткә дә йөрмиләр”, — дип, үз борчуларын җиткерде Данир.

Зөлфия ханым бик чибәр, ягымлы. Шәригать кушканча, өйдә дә озын күлмәк кия, яулык бәйли. Һөнәре буенча ул – сату-алу эшендә. Өйләрендә — искитмәле чисталык, пөхтәлек. Аларда күңелгә рәхәт, нурлы йөзле балалардан күзне дә алып булмый.

Шәһәребездә Абдуллиннар кебек иманлы, бәхетле гаиләләр бихисап. Алар – безнең горурлыгыбыз! Һәркайсы күктә янган йолдыз булып, маяк кебек Раббыбызга юлны яктырта.

Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*