tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 11 ноябрьдә «Самар татарлары» сайтының 5-еллыгы бәйрәм ителәчәк
11 ноябрьдә «Самар татарлары» сайтының 5-еллыгы бәйрәм ителәчәк

11 ноябрьдә «Самар татарлары» сайтының 5-еллыгы бәйрәм ителәчәк

Чара программасында җирле иҗат коллективлары һәм Казан артистлары – Ваһапов фестивале йолдызлары Ранис Габбазов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов һәм Айсылу Габдинова чыгышлары көтелә.

Исегезгә төшереп үтәбез, 2013нче елның 18 октябрендә татар һәм рус телләрендә “Самар татарлары” интернет-порталы эшли башлады. Аның оештыручысы – Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Гомәр улы Шәкүров, проект авторы һәм баш мөхәррире – Римма Равил кызы Нуретдинова.

Юбилей бәйрәм чарасы 11 ноябрьдә 15.00 сәгатьтә Самарның Киров мәйданында урнашкан Мәдәният йортында  үтәчәк. Керү чакыру билетлары буенча, аларны оештыручылардан алып булачак.

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*