tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 20 булачак драматург “Яңа татар пьесасы” лабораториясендә белем ала
20 булачак драматург “Яңа татар пьесасы” лабораториясендә белем ала

20 булачак драматург “Яңа татар пьесасы” лабораториясендә белем ала

1-15 августта “Яңа татар пьесасы” лабораториясенең 20 катнашучысы заман драматургиясе һәм пьеса язу нигезләре буенча белем ала. Әлеге дәресләрдә алар практик киңәшләр һәм теоретик белемнәр туплыйлар.

Практик-лекцион блок төркем белән үтүче дәресләрдән һәм индивидуаль тренинглардан тора. Тренингларны танылган драматурглар – Олжас Жанайдаров һәм Юлия Тупикина үткәрә. Татар драматургы Ркаил Зәйдулла тарихи пьесалар, инсценировкалар һәм заман пьесалары язу тәҗрибәсе белән бүлешә. Нияз Игъламов драма төзелеше һәм композициясе буенча лекцияләр укый, заман драматургиясе төрләре, стильләре , жанрлары турында сөйли.

15 августтан 1 ноябрьгә кадәр семинарда катнашучылар остазлары җитәкчелегендә үзләренең пьесаларын язачак. Педагоглар индивидуаль онлайн-консультацияләр үткәрәчәк. Нәтиҗәдә катнашучылар Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының әдәби бүлегенә 2020 елның 1 ноябренә кадәр һәркайсы бер пьеса тапшырырга тиеш. Декабрьдә яхшы дип табылган әсәрләр тамашачыга укылачак, ә иң яхшылары – татар театрларында, шул исәптән, Камал театры сәхнәсендә дә куелачак.

kamalteatr.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*