tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2019 елга старт бирелде
2019 елга старт бирелде

2019 елга старт бирелде

Сизәсезме: җиһанга яңа 2019 елның ишек кагарына санаулы көннәр калып бара. Төкле аягы, изге хәер-фатихалары белән килергә язсын инде үзенә. Һәркайсыбыз һәр Яңа елда якты уй-хыялларының күбрәк чынга ашуын, ил-көнгә иминлек, мәрхәмәтлелек алып килүен, изге гамәлләрнең ишлерәк кылынуын тели. Яңа 2019 ел Көнчыгыш календаре буенча Дуңгыз елы буласы. Мөселман булганнар бу хайванны бик үк өнәп бетермәсә дә, аның үтә тынгысыз, тирә-юнь матавыкларына артык игътибар итмәүчән, нәселен ишәйтү мәсьәләсендә җан-фәрман эш итүче җан иясе булуын да беләбез. Кешеләре ниндирәк икәнен беләсегез килсә, 1935, 1947, 1959, 1971, 1983, 1995, 2007 елларда туган таныш-белешләрегезгә игътибар итегез әле. 2019 елда яңалыклар да күп булачак. Аларның кайберләренә инде агымдагы елда ук старт бирелде.

Россиядә 2019 ел «Театр елы» дип игълан ителде.  Удмуртия республикасында барлык театр коллективлары вәкилләре катнашында Театр елына старт бирелү чарасы узды. Дәүләт рус драма театрында үткән тантаналы чарада Удмуртия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Анастасия Муталенко, республиканың мәдәният һәм туризм министры Владимир Соловьев, УРның театр эшлекләре рәисе Александр Мустаев, сәнгать эшлеклеләре, артистлар, сәхнә ветераннары, Удмуртия театрлары катнашты.

Әлеге чарадан без татарлар да читтә калмадык. 16 декабрьдә “Спартак” халык иҗаты йортында “Татар клубы” театр бәйрәме үтте. Фойеда Яр Чаллы шәһәреннән килгән “Татар рәхмәт” кибете татар китаплары, түбәтәй, калфаклар тәкъдим итте. Әдәбият яратучылар фойеда татар китаплары сайлый, театр елын ачу тантанасына килгән халык залдан урын алып калырга ашыга. “Яңарыш” газетасы каршында эшләүче әдәби түгәрәк әгъзалары — әдипләр исә, узып баручы елга йомгак ясый, киләсенә планнар кора.

Удмуртиянең каләм тибрәтүчеләре оешмасы җитәкчесе Гөлфия Исхакова киләчәккә планнар белән таныштырды. Ринат Батталовның, Гыймран Сафинның 2019 елда китаплары чыгарга тиеш. Проблемалар җитәрлек. Кызганыч, иҗатлары вакыт тарафыннан сыналып, әдәбиятта үз урынын яулаганнар сафы быел сирәгәйде. Һәвәскәр шагыйрьләр шактый. Аларның да күбесе өлкән буын, яшьләр әдәбият ишеген шакырга ашыкмый. Быел ел башында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Ижауда узган “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дигән кичәгә килгәч, Удмуртиядә иҗат итүчеләрнең әсәрләреннән җыентык нәшер итәргә вәгьдә биргән иде. Шул эшне ахырына җиткерәсе бар. Гыймран Сафин, Элмира Нигъмәтҗан, Рәмзия Габбасова үз фикерләре белән уртаклаштылар, тәкъдимнәрен керттеләр.

Бәйрәм экран аша кичәгә килә алмаган Шиһабетдин ага Садыйковның, залда хәләл җефете Римма ханым белән утыручы Гыйм­ран Сафинның тормыш юлына күз салудан башланып китте. Шатлыкларны ике итә белә, кайгыларның ала яртысын, сәерлеген белмим, тик шагыйрь ул йөрәк белән яза… Сәхнәдә йөрәк белән язылган шигырьләр яңгырый, тамашачы хисләргә бирелеп тыңлый. Агымдагы елда юбилейларын билгеләп үткән әдипләр — Шиһабетдин Садыйковны, Гыймран Сафинны, Әлфирә Низамованы зурлыйлар. “Яңарыш” редакциясе кызлары һәр шигырьне күңелгә үтәрлек итеп сөйли. Аларны Рәфилә Рәсүлева җитәкчелегендәге “Чулпан” үзешчән театр артистлары алыштыра.

Сәхнә декорациянең кызыклыгы белән шаккатыра. Наил Гаетбаевның “Аты барның, дәрте бар” комедиясен тамашачылар җылы кабул итте. Кемдер артистлар белән сөйләшеп, үзенең киңәшләрен биреп утырды, кемдер күз яшьләрен сөртеп алды, кемдер рәхәтләнеп көлде. Ахырдан тамашачыларның басып алкышларга күмүе — үзешчәннәргә зур бәя. Әйе, дүрт ел рәттән Татарстан республикасы үткәреп килгән “Идел-Йорт” фестиваль-конкурсында катнашу, “Чулпан” театры үзешчәннәренә бик күп дәрес, тәҗрибә бирде, сәхнәдә югалып калмаска өйрәтте. Спектакльнең уңышы — тулы бер төркемнең зур көче. Үзешчән артистларга, реквизитлар белән ярдәм итүчеләргә, ут, тавыш куючыларга зур рәхмәт!

Шулай итеп театр елына старт бирелде. Аның кысаларында тематик күргәзмәләр һәм квест, осталык дәресләре, яраткан артист­лар белән фотосессияләр, экскурсияләр, театрлаштырылган тамашалар, премьера спектакльләре күрсәтеләчәк. Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан төбәкләрдәге режиссерлар өчен остаханәләр үткәреләчәк. Ә без исә Удмуртиядә үзешчән театрлар фестивале үткәрүне күздә тотабыз. Татарлар яшәгән һәр шәһәрдә, районда театр коллективлары булдыру өчен тырышачакбыз.

2019 ел Удмуртия республикасында — Сәламәтлек елы дип игълан ителде. Аның кысаларында медицина учреждениеләренә төзекләндерү уздыралачак, диагностика җиһазлары яңартылачак, “Сакчыл поликлиника” проекты үз эшен дәвам итәчәк. Киләсе ел исә Татарстанда Эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте исә үзенең чираттагы президиум утырышында 2019 елны Тәфсир елы дип игълан итте. Татарстан мөфтияте киләсе елда татар һәм рус телләрендә Коръән тәфсирләрен бастырып чыгаруны планлаштыра.

Рәфилә Рәсүлева.

yanarysh.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*