tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 8-17 июнь көннәрендә «Нәүрүз» театр форумы узачак
8-17 июнь көннәрендә «Нәүрүз» театр форумы узачак

8-17 июнь көннәрендә «Нәүрүз» театр форумы узачак

«Быел форумны уздыру-уздырмау турында без бик озак уйладык. Спектакльләрне онлайн күрсәтүне көйли алгач, мәктәпләр һәм югары уку йортлары дистанцион укуга күчкән икән, нигә безгә дә эшләмәскә дигән карарга килдек. Форум 8 июненнән 17сенә кадәр онлайн форматта узачак», — диде Илфир Якупов. Бу хакта Камал театры директоры «Татар-информ» да «Нәүрүз» халыкара театр форумына багышлап уздырылган матбугат конференциясендә әйтте.

«Без онлайн дәресләр турында уйлый идек инде. Чөнки бөтен кеше дә Казанга килеп җитә алмый. Шуны уйлап йөргәндә алдыбызга килде дә куйды. Без быел форумда очрашкан булсак та онлайн дәресләр турында сөйләшәсе идек — әмма безгә кулланып карарга да туры килде», — диде ул.

Илфир Якупов форум өчен махсус интернет-платформа булдырылуын, педагогларның онлайн эшләүгә бик җиңел ризалашуын билгеләп үтте.

Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев үзенең икеләнүләр белән дә бүлеште. «Технологияләр кирәктер — ансыз булмый. Ярый әле, быел форумга туры килде. Без озак икеләндек. Лекцияләр булганда аңлашыла. Ә бит пластика буенча да дәрес онлайн узачак. Артистлар белән онлайн дәресләрнең ничек узачагы минем үземә дә кызык», — диде Фәрит Бикчәнтәев.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*