tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Афәрин, буран кызыбыз Әлфия!
Афәрин, буран кызыбыз Әлфия!

Афәрин, буран кызыбыз Әлфия!

Киров өлкәсе Вятка Аланы шәһәре мәдәният дөньясының яз башы ел да буранлап башлана – “Мисс Метелица” конкурсы традицион чарага әверелде һәм аны түземсезләнеп көтеп алалар. “Мисс Метелица” -”Метелица” сәүдә компаниясе тарафыннан оештырыла торган матурлык һәм сәләт конкурсы. Быел анда хезмәттәшебез – Вятка Аланы район газетасы “Вятско-Полянская правда” журналисты Әлфия Фәләхетдинова канашты. Әлфия ханым шулай ук Киров өлкәсе татарлары конгрессы “Сәфәр” яшьләр канатын җитәкли.

“Мисс Метелица” конкурсы без, провинциаль шәһәрдә яшәүчеләр өчен, оештыру ягыннан бик югары дәрәҗәдәге чара, жюри эшен алып бару өчен бу юнәлештә илебездә халыкара танылган шәхесләр чакырыла. Катнашучыларны “Победа” мәдәният сараеның иң яхшы белгечләре әзерли, аның 700 кеше сыя торган тамаша залына билетлар алдан ук сатылып бетелә. Безнең Әлфия әлеге конкурста катнашам дип анкета тутырганда үзен алда нинди сынаулар көтәсен бик уйлап бетермәгән булыр. Чөнки…
— Чөнки әзерлек ике ай буе бертуктаусыз барды. Эштән соң һәм ял көннәрендә генә түгел, төшке аш вакытларында да мин репетициягә чаба идем, — диде ул. –Өйгә көн саен төнге уннарга гына кайтып керә идем. Бу вакыт эчендә башланыч мәктәптә укучы кызым Регина минем өчен үзе әни ролен башкарды дияргә була.

“Мисс Метелица” конкурсы чын мәгънәсендә хатын-кыз матурлыгына, аның уңганлыгына һәм булганлыгына мәдхия җырлый торган конкурс, чөнки монда инде хатын-кыз буларак тормышның бар ягын тулысынча татыган, чын мәгънәсендә аның бар матурлыгын тирәнтен аңлаган гүзәл затлар – яшь әниләр катнаша. Әлфия ханым шундыйларның берсе. Журналист буларак аның эш көненең чиге юк: кирәк икән ул эш сәгате беткәч тә эшли, ял һәм бәйрәм көннәрендә дә аны өйдә тотып булмый. Шулай булса да ул кызы Регинаны тәрбияләргә дә өлгерә, өендә дә һәрвакыт тәртип, ашарына пешерелгән була, әле атнага ике тапкыр латино-соло бию студиясенә дә йөри. Латино-соло бию студиясен “Победа” мәдәният сарае хореографы Дмитрий Гордиенко җитәкли. Конкурс шарты буенча Әлфия вальс биергә тиеш иде.

— Минем беркайчан да вальс биегәнем булмады, аны өйрәнү авырдан бирелде, бик
борчылдым, — диде Әлфия. – Рәхмәт хореограф Димтрий Гордиенкога, өйрәтте,
булдырасың дип, үсендереп торды. Иҗади конкурсларның икенчесе җыр. Шулай ук
“Победа” мәдәният сараена эшләүче Наталья Дресвянникова ярдәмгә килде, вокал буенча аның белән шөгыльләндем. Әмма конкурс көнне каушаудандыр инде, иртән иртүк тамак карлыкты, тавышым бетә башлады. Тавышны ничек булса да саклап калырга тырышып ике сәгатьтән ике сәгатькә дару кабасы булды. Конкурста без ун кеше катнаштык. Сәхнәгә беренче чыккан минутларда минем бөтен җирем калтырый иде, соңынан үземне кулга алдым, тынычланым һәм алга таба һәр чыгышымнан тәм таптым.

Нәтиҗәдә безнең Әлфия “Мисс Открытие” номинациясендә җиңүче дип билгеләнде,
башына таҗ киерттеләр һәм акчалата кыйммәтле бүләк тапшырдылар.
— Мин иң беренче чиратта бу искитмәле катлаулы һәм шул ук вакытта кызыклы һәм
матур бәйгене оештыручы “Метелица” сәүдә компаниясе җитәкчеләре Валерий Смолюк
һәм Олег Уваровка рәхмәтле. Күлмәгемне теккән һәм киңәшләре белән ярдәм иткән
Любовь Исаевага бик зур рәхмәт! Ике ай буе әзерлек барганда иптәш кызларымның бик
күбесенә мөрәҗәгать итәсе булды, бихисап күп гөзерләремне берсе дә кире какмады,
булыштылар һәм конкурс көнне җанатарларым булып көч биреп тордылар. Дусларың
булса шундый булсыннар!

Әйе, безнең Әлфиянең дуслары күп, чөнки ул үзе бик ярдәмчел кеше. Ярдәмчел,
тырыш, нәрсәгә тотынса шуны ахырына хәтле башкарып чыга. Һәм искиткеч әни – кызы
Регина акробатика белән әле күпән түгел генә шөгыльләнә башласа да, өлкә күләменә
ярышларда җиңүче инде, мәктәптә дә әйбәт укый. “Мисс Метелица-2020” конкурсы
мәртәбәле жюри әгъзасы, Мәскәүнең “Дамский шик” компаниясе генераль директоры
Ольга Мохова Әлфиянең кызы белән бергә чыгышын аерым мактады.
Афәрин, буран кызыбыз Әлфия!

Шәмсия Хәлимова

congresstatar43.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*