tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Агыйдель”дәүләт җыр һәм бию ансамбле Казанда хисап тотты
“Агыйдель”дәүләт җыр һәм бию ансамбле Казанда хисап тотты

“Агыйдель”дәүләт җыр һәм бию ансамбле Казанда хисап тотты

Яңа 2018 нче ел алдыннан  Татарстанның  көнчыгыш чигендә урнашкан абруйлы мәдәният учагы – “Агыйдел” дәүләт  җыр һәм бию ансамбле Казан тамашачылары алдында  иҗади хисап тотты. 1966 елда оешкан Актаныш үзешчән җыр һәм бию ансамбле үзенең милли рухы һәм талантлы башкаручылары белән республикада һәм башка төбәкләрендә танылды. Бу коллектив 2012 елда  дәүләт ансамбле статусын алганнан соң тамашачылар да, сәнгать белгечләре дә   Актаныш иҗат коллективының осталыгы һәм репертуары, артистларның иҗади үсеше һәм   табышлары белән кызыксыналар.

Г.Тукай исемендәге Дәүләт филармониясе бинасында үткән хисап концертын карарга “Агыйдел” ансамбленең Казанда яшәүче даими “җанатарлары” – Актаныш районының якташлык җәмгыяте вәкилләре һәм җыелган иде. Залда Татарстанның Мәдәният министры Айрат Сибәгатуллинның һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттаховның булуы бу концертның гаять җаваплы һәм мөһим вакыйга икәнлеген күрсәтә.  Энгель Навап улы  бу иҗат коллективының үсешенә зур игътибар бирә. Үзе Казанда хөкүмәттә эшләгәндә дә ул коллективка ярдәм күрсәтеп торды. Хәзер, яңадан туган районнына җитәкче булып кайткач, Энгель Фәттахов актанышлыларның горурлыгы булган, республиканың көнчыгыш мәдәни капкасын ачучы иҗат коллективыың үсешенә, иҗади планнарына тагын да зуррак игътибар бирә.

Ансамбльнең директоры Лилия Ялалова әйтүенчә, 2017 нче елда “Агыйдел”  коллективы респубика районнарында һәм чит төбәкләрдә 70 кә якын концерт куйган. Август аенда Мәскәүдә 54 иҗат коллективы катнашкан славян мәдәният фестиваленә килгән биючеләр  арасында “Агыйдел” ансамбленең биючеләр төркеме беренче урын алган.   Коллектив үзенең Казандагы иҗади хисап концертына электән сыналаган җыр һәм бию номерлары сайланган.

Башкала тамашачасына ансамбльнең элекке елларда күрсәтеп популярлык яулаган җырларыннан һәм биюләрдән башка яңа әсәрләр дә күрсәтелде. Алар арасында “Курай уйный кызлар”, “Яу килә” (Инсаф Хәбибуллин көе һәм режиссерлыгы) күмәк җырлары, “Кавышу”, “Татар яшьләре”  композицияләре, керәшен, башкорт җырлары, Кавказ халык биюе узып баручы  елның иҗат җимеше буларак башкарылды. Ансамбль артистларының берсеннән берсе  матур һәм мул итеп тегелгән костюмнары, музыканың аранжировкалануы, 21 номер кергән прграммада күмәк чыгышлар, хореографик композицияләр булуы мәдәният министрлыгының һәм  район хакимиятенең бу колективка зур игътибар бирүен күрсәтә. Мондый шартларда эшләргә дә эшләргә, җиң сызганы иҗат итәргә кирәклеге күзгә ташалана.

Уфадан Актанышка дәүләт ансамбленә чакырып китерелгән вокал белгече Әлфия Заһидуллина “Агыйдел” ансамбленең хисап концертында беренче тапкыр чыгыш ясады

Ансамбльнең актанышлыларга яхшы таныш булган һәм элекке  еллардан ук  Актаныш сәхнәсе йолдызы буларак танылган җырчылар Рәзилә Галиева, Голназ Хәбирова, Фәнис Яхин һәм башкалар үзләренең иҗади үзенчәлеген тагын бер кат расладылар. Уфадан Актанышка эшкә чакырылган вокал белгече, атаклы җырчы Флюра Кильдияровадан сабаклар алган  Әлфия Заһидуллинаның “Истәлек” җырын башкаруы (Т.Кәримов көе, Р.Янбулатова шигыре)  актанышлылар өчен яңа тавыш буларак кабул ителде. Ләкин бу концертта яңа тавышлар һәм вокаль экспериментлар күп булмады.

Концертның төп “кадагы” буларак ансамбльнең  Лилия Фәтхуллина җитәкләгән бию төркеме чыгышлары кабул ителде. Бигрәк тә “Мәйдан” башкорт халык биюе, “Әстерхан татарлары биюе”, “Гармун” биюе һәм репертуарга быел гына кертелгән яңа композицияләр башкарылу ансамбльнең профессиональ осталыгын да, биючеләрнең физик һәм эмоциональ куәтен, иҗади камиллеген дә ачып салды.

Коллективка дәүләт ансамбле статусы бирелү “Агыйдел”челәргә дә, районның барлык иҗади-мәдәни көчләренә дә зур җаваплылык йөкли. Биш ел гомер – хәзергә үсешнең беренче баскычы булып кына тора. Профессиональ сәнгатькәрләр дәрәҗәсенә күтәрелү, республикада һәм башка төбәкләрдә яшәүче тамашачыларның күңелен яулау өчен иҗади эзләнүләре, актанышлыларның милли сәнгать һәм рухи үсеш үрнәге башкаларга да уңай тәэсир итәр дигән өмет бар.

Римзил Вәлиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*