tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Аһәңле тавышларын ишеттеләр
Аһәңле тавышларын ишеттеләр

Аһәңле тавышларын ишеттеләр

Композитор Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбе укучылар мәртәбәле конкурсларда җиңүләр яулап кайтты.

Алиса Хәсәншина (җитәкчесе Ольга Хәсәнова) Бөтенроссия “Морозко-2015“ балалар һәм яшүсмерләр ачык конкурсының вокал-соло номинациясендә икенче дәрәҗәдәге лауреат булды. Бәйге башкалабызның “Ак барс“ яшьләр үзәге зур сәхнәсендә үтте, аны Россиянең

Ләйсән Әхмәтҗанова, Мария Квасникова, Карина Гаянова (сулдан уңга).

Ләйсән Әхмәтҗанова, Мария Квасникова, Карина Гаянова (сулдан уңга).

халык артисты Бедрос Киркоров җитәкләде.

“Адмиралтейская звезда“ иҗади проекты кысаларында Казанда ХХХ1 Халыкара “Виват, Казан!“ балалар һәм яшүсмерләр иҗат коллективлары бәйге узды. Анда  “Вокал-соло“ номинациясендә Карина Гаянова һәм Ләйсән Әхмәтҗанова (җитәкчеләре Ольга Сычева) – икенче, Марина Квасникова белән Диана Тараканова (җитәкчеләре Марина Квасникова) өченче дәрәҗә лауреат булдылар.

Фирая Мингалиева, Мамадыш

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*