tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак”лар күчмә утырышка нәтиҗә ясый. 3 көн
“Ак калфак”лар күчмә утырышка нәтиҗә ясый. 3 көн

“Ак калфак”лар күчмә утырышка нәтиҗә ясый. 3 көн

Арча Педагогика көллиятендә “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы күчмә утырышының пленар өлеше бара. Алдагы ике көндә чит илләрдән, Россия төбәкләреннән һәм Татарстанның төрле районнанрыннан җыелган актив татар хатын-кызлары төрле чараларда катнашты, халкыбызның йолалары, гореф-гадәтләре белән танышты.

Бүген күчмә утырышка нәтиҗә ясала. “Ак калфак” вәкилләренә сәламләү сүзләрен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров җиткерде.

  • Милләтпәрвәр, милли җанлы булуыгыз өчен һәрберегезгә рәхмәт. Узган елда вәзгыять кискенләшеп китте. Шактый гына сөйләшүләр булды, Дәүләт Думасында да, башка дәрәҗәләрдә дә. Әмма дөньясы, тормыш шулай корылган – вәзгыятькә яраклашасыңмы- яраклашмыйсыңмы, барыбер үз эшеңне эшләргә кирәк. “Ак калфак” оешмасын җитәкләп килгән лидерыбыз – Кадрия Рәесовна Идрисова – фантазиясе дә, креативлыгы белән дә аерылып тора, проект артыннан проект тормышка ашырыла. Калфак туе дисеңме, шәҗәрә бәйрәмнәре дисезме, фәнни-гамәли конференцияләр, төрле өлкәләргә, Татарстан районнарына алып барып күчмә утырышлар уздыруның да төп максаты – сезнең боларның барысын сеңдереп, шул юнәлешләрне үз җирлекләрегездә үстерергә этәрү, – дип билгеләп узды Данис Шакиров.

Ул иң актив “Ак калфак” вәкилләренә Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*