tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актанышта Ык буе Сабан туе байрагы күтәрелде
Актанышта Ык буе Сабан туе байрагы күтәрелде

Актанышта Ык буе Сабан туе байрагы күтәрелде

Гөлнар Гарифуллина). Бүген Актанышта Ык буе Сабан туе ачылды. Бәйрәм байрагын Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов һәм Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре ассоциациясе рәисе Фәнир Галимов күтәрде.

Сабан туен Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Башкортстан Дәүләт Корылтае җыены рәисе Константин Толкачев тамаша кыла. Алар бәйрәм мәйданына башта атта, аннары елга буйлап салда йөзеп килде. Бәйрәм тантаналы рәвештә “Ак калада олы җыен” театральләштерелгән тамашасы белән башланды.

Мәйдан уртасына Ык елгасы буена унашкан районнар – Оренбург өлкәсе Абдуллино районы, Башкортстанның Бакалы, Шаран, Туймазы, Октябрьский, Бәләбәй, Йәрмәкәй, Бишбүләк районнары, Татарстанның Минзәлә, Мөслим, Азнакай, Ютазы, Баулы, Актаныш районнары делегацияләре чакырылды.

Алга таба мәйданда хезмәт алдынгылары парады узды. Игенчеләр, терлекчеләр, нефтьчеләр, төзүчеләр, мәгариф, сәламәтлек саклау, элемтә тармагы хезмәткәрләре Сабан туе кунакларын сәламләде.

“Татар халкының затлы, милли бәйрәме һәрвакыт сагынып көтеп ала торган вакыйга. Ул яшәешкә тынычлык, татулык алып килә. Сабан туе мәйданында яшенә дә, картына да, социаль хәленә, милләтенә, диненә карамастан, бөтен кешегә дә урын бар. Нәкъ менә шуңа күрә Сабан туе уздыру матур традициягә әйләнде. Сабан туе халкыбызның рухи бердәмлеген ныгыткан, авыр хәлләрдә күңелен күтәргән, – дип мөрәҗәгать итте Энгель Фәттахов.

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин халыкны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде. “Кадерле татарстанлылар, актанышлылар! Сезне татар халык бәйрәме Сабан туе белән чын күңелдән тәбрик итәм”, – диелгән анда. Сәламләүдә Актанышның күп мәсьәләләрдә үрнәк район булуы әйтелгән һәм халкына рәхмәт җиткерелгән.

“Ык елгасы буенда яшәүче милләтәшләребез Сабан туена җыелышып, олы бәйрәм ясыйсыз”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул Энгель Фәттаховның тәҗрибә җыеп, кабат районга кайтканын, халыкны оештырып, нәтиҗәле эшчәнлек алып барганын билгеләп узды.

“Сез республикада күп мәсьәләләрдә беренче булып барасыз. Энгель Нәвапович әле бүген шатланып, тәүлегенә 250 тонна сөт сава башлаганыгызны әйтте. Бу шатлыклы хәбәр”, – дип Фәрит Мөхәммәтшин кул чабуны сорады.

Башкортстан Дәүләт Корылтае җыены рәисе Константин Толкачевга мөрәҗәгать итеп, ул татарлар һәм башкортларның үзара дуслыгы белән көчле халыклар булуын ассызыклады. “Татарлар һәм башкортлар гомер буе бергә дус яшәгәннәр, көндәшлек тә иткәннәр, ләкин бер-берсенең уңышларын куәтләргә тырышканнар”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Константин Толкачев Башкортстанның 100 еллыгын билгеләп үткәнен, республикада Татарстан мәдәнияте көннәре узганын искәртте. “Башкортстан тарихында без һәрвакыт татар халкының куәтле ярдәмен тойдык”, – диде. “Ык территориясе гел уңышлы аграр производство зонасы булды. Ләкин аның төп байлыгы – тырыш халкы”, – дип ул Сабан туен оештыручыларга, Актаныш районы җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.

Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча, “Башкортстанның 100 еллыгы истәлегенә” истәлекле медальләрен Фәрит Мөхәммәтшинга һәм Энгель Фәттаховка тапшырды.

Программада Татарстан һәм Башкортстанның иҗат коллективларының бәйрәм концерты, спорт бәйгеләре, милли уеннар, атлар чабышы, автомобильләр узышы каралган. Биредә “Ак кирмән”, “Каз иле”, “Икмәк иле”, “Чишмә аланы”, “Милли мәйдан”, “Балалар аланы”, “Милли күргәзмә аланы”, “Ык буе районнары аланы”, “Фотошәһәр”, “Һөнәрчеләр аланы”, “Татар чәйханәсе” тарихи, милли аланнары эшли.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*