tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакайда Ык буе авыллары Сабан туен бәйрәм итәләр
Азнакайда Ык буе авыллары Сабан туен бәйрәм итәләр

Азнакайда Ык буе авыллары Сабан туен бәйрәм итәләр

Бүген, 23 июнь көнне, Татарстан Республикасының Азнакай районында Ык елгасы буенда урнашкан 14 районны берләштерүче чираттагы Сабан туе уза. Узган ел әлеге бәйрәм тәүге тапкыр  Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылында оештырылган иде.

Сабантуйның төп мәйданы янында милли бәйрәмдә катнашучы һәр район да үзенең махсус тирмәләрен булдырган. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев әлеге тирмәләр белән танышып, оештыручыларга рәхмәтләрен белдерде, аеруча Милли Шура рәисе Оренбург өлкәсенең Абдуллино районы тирмәсен билгеләп узды, район башлыгы Владимир Насейкинга рәхмәтен җиткерде.

“Сабантуйда татарлар, башкортлар, чувашлар, урыслар һәм башка халыклар катнашып – бердәм булып бәйрәм итәләр икән, бу зур шатлык” – дип ассызыклады Васил Шәйхразиев. Чынлап та, Сабантуй мәйданында һәр халыкның да милли киемнәреннән киенгән вәкилләре булу, үзләренең гореф-гадәтләре, йола-бәйрәмнәре белән таныштырулары күңелле күренеш иде. Милли Шура рәисе үз чиратында һәр катнашучы район тирмәсенә дә бүләкләр тапшырды.

Сабантуй кыр һәм мәйдан батырлары, мәдәният хезмәткәрләре, ансамбльләр парады белән ачылды. Шулай ук тамашачылар алдында алдынгы хуҗалыклар бәйрәмчә бизәлгән  җигелгән  атларда уздылар.

Бәйрәмне рәсми  рәвештә Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев ачып җибәрделәр. Үз чыгышында Васил Шәйхразиев Сабантуй кунакларын һәм катнашучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән сәламләп, бәйрәм белән тәбрикләде. “Ык буе авыллары сабан туен оештыру бер үк вакытта күңелле дә, шул ук вакытта шактый мәшәкатьле дә эш. Татар халкындагы “Ашаган белми тураган белә”мәкале шул турыда бит.  Татар халкы башка милләтләр белән бергә дус-тату булып  шушындый матур бәйрәм ясый алулары мактауларга һәм рәхмәтләргә лаек .” – дип үз сүзләрен җиткерде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары.  Шулай ук Милли шура рәисе Азнакай халкының кунакчыллыгын, уңганлыгын, республикабызда  үрнәк район булуын да ассызыклады.

Сабантуйда рәсми кунаклар Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты,  “Татнефть” акционерлык җәмгыяте генераль директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, Татарстан Республикасы  Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев һ.б. катнашалар.

Әлеге вакытта Сабантуй милли уеннары, сынаулары, концерт программалары белән дәвам итә.

II-Бөтенроссия Ык буе авыллары Сабан туенда Татарстанның Актаныш, Баулы, Минзәлә, Мөслим, Башкортстанның Бәләбәй, Бакалы, Туймазы, Шаран, Ярмәкәй, Оренбургның Абдуллино районнары вәкилләре катнаша.

Фәнир Галимов, Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылы эшмәкәре, “Россиянең татар авыллары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе:

– Бу Сабантуйны мин үземнең авылымнан башлаган идем. Мондый зур бәйрәм дәрәҗесенә күтәрелер дип уйламаган идем дә. Бер карасаң шул кадәр кешегә мәшәкать китеруемә оялам да, ләкин бу сабантуй бик кирәкле бәйрәм, чөнки бу бәйрәмне башлаганда минем беренче максатым татар егетләре татар кызлары барлыгын күрсен, танышсын дигән иде. Шундый бәйрәмнәр безнең татар гаиләләрен үстерү өчен бик кирәк.

Альберт Борһанов, Татарстан Республикасының Атказанган фән хезмәткәре, академик, тарихчы:

– Ык буе Сабан туен үткәрүне зур алгарыш дип әйтергә була. Ык – төрле өлкәләрне һәм аның янәшәсендә яшәүче милләтләрне берләштерү елгасы.

Ул татар, башкорт, казах халкының тарихында зур роль уйнаган. Былтыр Ык буе Сабан туе Төмәнәк авылында күбрәк халык, җәмәгатьчелек инициативасы буенча үткәрелде. Хәзер алардан эстафетаны Азнакай алды. Район төрле юнәлештә актив эш алып бара: биредә әле журналистлар, әле төбәкчеләр форумы, башка төрле фәнни-гамәли конференцияләр, җыеннар узып кына тора. Ык буе Сабан туе – зур тырышлык, көч таләп итә торган чара. Әлеге бәйрәм алга таба да дәүләт югарылыгында үткәрелер дип уйлыйм.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*