tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Барда авылында Рәшит Ягъфәров истәлегенә багышланган чаралар үтәчәк
Барда авылында Рәшит Ягъфәров истәлегенә багышланган чаралар үтәчәк

Барда авылында Рәшит Ягъфәров истәлегенә багышланган чаралар үтәчәк

1-2 апрель көннәрендә Пермь краеның Барда авылында «Халкым җәүһәрләре” край кысаларында фольклор фестиваль-конкурс үтәчәк. Ул галим, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Рәшит Ягъфәровнең 70 еллык юбилеена багышланачак. Бу искә алу чарасы Пермь крае губернаторы һәм Барда районы администрацияләре, Пермь крае татарлары төбәк милли-мәдәни автономиясе, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, “Барда районы татарлары һәм башкортлары мәдәни үзәге” иҗтимагый оешмасы ярдәмендә оештырыла. Шулай ук бу эшкә Татарстан оешмалары да: традицион культура үстерә республика үзәге, Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты, язучылар һәм кинематографистлар берлекләре, Рәшит Ягъфәровның гаиләсе зур булышлык күрсәтәләр.

Фестиваль-конкурсның ике көнлек программасында аерым башкаручылар һәм коллективлар өч төрле номинациядә көч сынашачаклар. Шулай ук район кысаларында Рәшит Ягъфәровкә багышланган видео һәм фото-слайдлар бәйгесе дә үтәчәк.

Тулырак мәгълүматны түбәндәге положениедән белеп була.

положение

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*