tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкорт дәүләт университетында “Туган як шигърияте – 2018” IV Республика бәйгесенең финалы була
Башкорт дәүләт университетында “Туган як шигърияте – 2018” IV Республика бәйгесенең финалы була

Башкорт дәүләт университетында “Туган як шигърияте – 2018” IV Республика бәйгесенең финалы була

Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы оештырган “Туган як шигърияте – 2018” IV Республика бәйгесенең финалы якынлаша. 21 мартта сәгать 11 дә университетының тантана залында конкурсның соңгы этабы үтәчәк (Уфа, З.Вәлиди урамы, 32).

Укучылар арасында җиңүчеләр билгеләнде дә инде. Мәгълүматны БашДУ сайтыннан карарга мөмкин. Җиңүче укучылар һәм аларның җитәкчеләре бүләкләү өчен финалга чакырыла. Студентлар арасындагы ярышның иң киеренке өлешен 21 мартта күзәтергә мөмкин булачак.

21 март – Халыкара поэзия көне. Бу көнне бер квадрат метрга төшкән шигъри сүз күләме, сыйфаты һәм көче кайда күбрәк булыр икән дисәгез, ул Башкорт дәүләт университетыгың тантана залында булачак! Әгәр дә сезнең күңелләр шигъри сүзгә сусаган икән, “Туган як шигърияте”нә рәхим итегез, – ди бәйгене оештыручылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*