tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда иң затлы татар кызларының бәйгесе үтте
Башкортстанда иң затлы татар кызларының  бәйгесе үтте

Башкортстанда иң затлы татар кызларының бәйгесе үтте

21 апрельдә Уфада “Нур” татар драма театры бинасында  Башкортостан чибәрләренең  “Татар кызы-2018” республика бәйгесе үтте. Районнардан сайлап алуда  йөзләгән кыз катнашса, Уфадагы финалга 12 чибәр үткән иде . Бәйгене үткәруче “Берлек”  мәдәният һәм мәгърифәт оешмасына Башкортостанның мәдәният министрлыгы, Башкортостан халыклары ассамблеясе,  төбәк милли-мәдәния автономиясе Советы, милли рухлы эшкуарлар һәм җәмәгать эшлеклеләре ярдәм иткән.

15 нче тапкыр оештырылучы бу бәйгедә чибәр кызлар туган телдә сөйләшү, күмәк җыр, бию,   милли гореф-гадәтләрне һәм туган як тарихын белү, үз-үзләрен тоту буенча ярыштылар. Аларны атаклы җырчы Идрис Газиев җитәкчеклегендәге абруйлы  жюри бәяләде.

Шыгрым тулы театр залында бу көнне бай мәдәни программа күрсәтелде. Идрис Газиев, Илһам Вәлиев, Флера Шәрипова, Алсу Абулханова, бертуган Алмаз и Айдар Юнусовлар үзләренең чыгышлары белән кичәне зур бәйрәмгә әверелдерделәр.

Әмма тамашачыны  иң дулкынландырган, районнардан килгән җанатарларның йөрәген җилкендергән мизгелләр кызларның чыгышларын, кыяфәтләрен, бай рухи халәтләрен, талантларын күрү булды.

Матурлыктан күзләр камашты бу кичтә! “Хәзинә” туристлык фирмасы җитәкчесе Комил Сиразетдинов гран-при иясен игълан итүе тамашаның кульминациясе булды. Шул мизгелдә Чулпан калыкты!

Бу бәйгедә Башкортстанның Балтач районында үскән 15 яшьлек Чулпан Кашанова җиңеп чыкты, интернет аша  үткәрелгән тавыш бирүдә дә ул беренче урынга чыкты. Аңа җиңүче таҗы – махсус калфак кидерелде, кыйммәтле бүләкләр  тапшырылды. Димәк Чулпан миллион татарлы Башкортостаннан Бөтендөнья татар кызларының иң зур бәйгесендә  җиңүче таҗына дәгъва итүчеләр арасында булачак.

Уфада үткән бәйгенең финалына чыккан башка кызлар төрле номинацияләрдә лауреат булып танылып,  бүләкләргә, мактау билгеләренә лаек булдылар:

  • «Нурлы йөз» — Аделина Исхакова (Стәрлебаш районы);
  • «Ягымлылык алиһәсе» — Айгөл Сабирова (Кушнаренко);
  • «Зирәк кыз» — Гөлшат Шаяхмәтова (Кушнаренко);
  • «Тыйнаклык алиһәсе» — Айгөль Гыйззәтуллина (Миякә);
  • «Зифа буй» — Чулпан Кашанова (Балтач);
  • «Җитез читек» — Рита Әхмәтова (Дүртиле);
  • «Сандугач» — Лиана Кәримова (Туймазы);
  • «Зыялылык өлгесе» — Эльвира Гаффарова (Мәләвез);
  • «Зәвыклы кыз» — Эльнара Зиннурова (Шаран);
  • «Актерлык осталыгы» — Лиана Каюмова (Агыйдель шәһәре);
  • «Ак калфак» — Алсу Хайдарова (Благовещен);
  • «Нәфис сүз» — Алсу Ишбулдина (Стәрлебаш).

Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе, татар конгрессы җитәкчесе урынбасары Тәбрис Яруллин сәхнәдән чыгыш ясап, Чулпан Кашанованың октябрь аенда Казанда үтәчәк  халыкара “Татар кызы -2018” бәйгесендә катнашачагын әйтте. Ул Башкортостан яшьләрен шул тамашага килергә чакырды.  Уфада үткән бәйгенең үзенчәлеге – аның эстетик һәм мәгънәви гына зур игътибар бирелүдә. Финалга чыккан кызлар белән хореография, театр, җыр-музыка белгечләре 10 көн дәвамында шөгылләнеп, заманча һәм милли күз белән караганда камил чыгышлар әзерләгән.

Чараның һәм “Берлек” оешмасының башкарма җитәкчесе Чулпан ханым Акчурина Башкортостандагы татар кызлары бәйгесенең сыйфатына һәм мәгънәви эчтшлегенә зур әһәмият бирелгәнене әйтте. Дистәдән артык белгеч бер команда булып, җигелеп эшләү уңай нәтиҗә китергән.

Тагын бер үзенчәлек – бу тамашага элекке елларда үткәрелгән конкурсларның 15 җиңүчесен залга чакырып, сәхнәгә чыгару булды. Зәлия Ахунова бу кызларны табып, Уфага чакырып китерә алуларына ихлас шатлана. Шөһрәт алганнан соң 10-15 ел үткәч тә элекке җиңүчеләр  үзгәрмәгәннәр, бары тик тормыш тәҗрибәсе генә арткан аларда.

Элекке елларда Гран при яулаучылар да сәхнәгә чакырылды.

2018 нче Башкортостанда гаилә елы дип игълан ителгән. Шул уңайдан быелгы чибәрләр бәйгесенең эчтәлеге дә гаилә темасы белән баетылган. Залга күп балалы гаиләләр, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр дә чакырылган иделәр. Бу тамашаны телевидение каналлары яздырып алдылар, алар халыкка кабат кабат күрсәтелер, Бу бәйге турында Башнинформ агентлыгы хәбәрчесе, ТЮРКСОЙ халвкра оешмаснының лауреаты, элекке елларда  башкорт кызларының “Һылыукай! бәйгеләрендә катнашкан Ләйлә Аралбаева да берничә репортаж язды.

Иң мөһиме – миллилелек белән гүзәллекнең, заманачалык белән традицияләрнең үрелеп баруында. Уфалыларның хезмәте бушка китмәгән, аларның тәҗрибәсе башка бәйгеләр үткәрүгә дә ярдәм итә ала.

Римзил Вәлиев, Уфа-Казан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*