tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда “Ак калфак” “Беренче театр”ны сәхнәләштерде
Башкортстанда “Ак калфак” “Беренче театр”ны сәхнәләштерде

Башкортстанда “Ак калфак” “Беренче театр”ны сәхнәләштерде

Башкортстанның Салават шәһәре “Ак калфак” татар хатын-кызлар  оешмасы Башкортостанның 100еллыгына һәм күренекле татар әдибе Галиәсгәр Камалның 140 елына багышлап” Беренче театр” дип аталган әдәби- музыкаль бәйге үткәрде.

Дәрәҗәле кунаклар итеп Салават шәһәре башкорт драмтеатры артистлары- Башкортостан халык артистлары Гөлшат Зиязетдинова һәм Венера Хасанова, Башкортостан атказанган мәдәният эшмәкәре Зөһрә Аминева чакырылды. Г.Камалның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып “Беренче театр” исемле комедиясыннан өзекләр күрсәтелде.

Хөрмәтле кунаклар

Салават драмтеатрның тарихын, беренче артистларын, спектакльләрен искә алып, “Башмагым”спектакльленнән өзек күрсәтеп күңелләрне күтәрделәр. Соңгы өлешендә “Йолдызлар” ансамбле төрле спектакльләрдән җырлар башкардылар. Тамашачыларга бик охшады һәм зур сәхнәдә күрсәтергә тәкъдим иттеләр.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*