tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда генерал Шәйморатов турындагы спектакльнең репетициясе башланды
Башкортстанда генерал Шәйморатов турындагы спектакльнең репетициясе башланды

Башкортстанда генерал Шәйморатов турындагы спектакльнең репетициясе башланды

Арслан Мөбарәков исемендәге Сибай башкорт драма театрында Флорид Бүләковның «Шәйморатов генерал» героик драмасы репетициясе башланды. Спектакль күренекле шәхес — совет хәрби җитәкчесе, Башкортстанның 112нче кавалерия дивизиясе командиры, Россия Герое, генерал-майор Миңлегали Шәйморатов истәлегенә багышлана. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Спектакльне сәхнәгә кую өстендә Туймазы театрының баш режиссеры Илнур Муллабаев эшли. Спектакльне сәхнәгә куючы рәссам — Россия Федерациясенең һәм Калмыкия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, театр сәнгате өлкәсендә Татарстан Республикасы «Тантана» дәүләт премиясе лауреаты Валерий Яшкулов. Спектакль балетмейстеры — профессиональ режиссер, хореограф, биюче Ярослав Францев. Композитор — Уфаның җырлар авторы Илсаф Вадутов.

Спектакль премьерасы 7-8 июльгә планлаштырылган. Әмма коронавирус инфекциясе сәбәпле, тамашачылар залы буш булачак. Проект «Бөтен Россия» партиясенең «Кече шәһәр театрлары» проекты буенча гамәлгә ашырыла

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*