tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда “Ихлас күңелдән китап бүләк ит” акциясенә кушылдылар
Башкортстанда “Ихлас күңелдән китап бүләк ит” акциясенә кушылдылар

Башкортстанда “Ихлас күңелдән китап бүләк ит” акциясенә кушылдылар

11февральдән алып 18 февральгә кадәр ил буйлап “Ихлас күңелдән китап бүләк ит” (“Дарите книги с любовью”) акциясе үткәрелә. Әлеге акция 14 февральдә бик күп илләрдә үткәрелә торган Китап көненә багышланган.

“Ак калфак” оешмасының Башкортстандагы Дим районы бүлекчәсе әгъзалары да әлеге вакыйгадан читтә калмады һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән акциягә кушылды.

13 февраль көнне алар “Салават күпере” исемле 305 балалар бакчасында кунакта булдылар һәм балаларга мавыктыргыч һәм кызык китаплар тапшырдылар.

– Дим районында 13 балалар бакчасы эшли, – диеп бәян итте урындагы “Ак калфак” җитәкчесе Рәмилә Ахтямова. – Без бүгенге көндә татар теленә кагылышы булган 3 бакча белән тыгыз элемтәдә торабыз. Анда татар төркемнәре эшләп килә, татар телендә түгәрәкләр оештырыла. 305 балалар бакчасының җитәкчесе Ольга Александровна Еремеева безне бик шатланып каршы алды һәм сүз ара татар телендә китаплар, кулланыш материалларның бик аз булуына борчуын белдерде.

“Ак калфак” актививистлары балаларга Дилә Булгакова, Халисә Мөдәрисова кебек танылган язучыларның балаларга багышланган әсәрләреннән торган китарлар тапшырдылар. Бактың исә, балалар да кунаклага “бүләк” әзерләгәннәр икән. Алар үзләре укыган китапларны 13 модуль китапханәсенә тапшырырга алып килгәннәр.
Әлеге акция кысаларында “Ак калфак” тагын ике балалар бакчасына кунакка барырга һәм китаплар тапшырырга ниятләп торалар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*