tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда “Туганлык” җиңүчеләре бүләкләнде
Башкортстанда “Туганлык” җиңүчеләре бүләкләнде

Башкортстанда “Туганлык” җиңүчеләре бүләкләнде

Кичә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында “Туганлык” VII Төрки телле театрлар фестиваленең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте.

Стәрлетамак дәүләт театраль-концерт берләшмәсенең Башкорт драма театрының Мостай Кәрим повесете буенча куелган “Өч таган” спектакле (режиссеры Антон Федоров) төп призга лаек булды – “Иң яхшы спектакль” дип табылды.
Җиңүчеләргә бүләкләрне республика Хөкүмәте премьер-министр урынбасары вазыйфасын башкаручы Ленара Иванова тапшырды.

“Өч таган” “Иң яхшы сценография” призына да лаек булды.

Фестиваль Президенты Рифкать Исрафиловның бүләге Александр Топанов исемендәге Хакасия милли драма театрының “Карт һәм диңгез” (“Старик и море”) спектаклендә Карт ролен башкаручы Виктор Коковка тапшырылды.

“Иң яхшы режиссура” бүләген Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының “Тормышмы бу?” (Гаяз Исхакый) спектакле өчен Айдар Җаббаров яулады. Бу спектакль “Иң яхшы ир-ат роле” номинациясендә дә билгеләнде – Искәндәр Хәйруллин Хәлим роле өчен бүләкләнде.

“СССРның халык артисткасы Гөлли Мөбәрәкова исемендәге иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә “Зөләйха күзләрен ача” (авторы – Гүзәл Яхина, Ярослава Пулинович инсценировкасы) спектаклендә Зөләйха ролен башкаручы Башкорт дәүләт академия драма театры артисты Илгизә Гыйльманова җиңүче дип табылды. “Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле” бүләге дә бу спектакльдә уйнаучы Артур Кунакбаевка тапшырылды.

“Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле” бүләгенә “Өч таган” спектаклендә Әби ролен башкаручы Ниса Бакирова лаек булды.

“Иң яхшы музыкаль спектакль” исеменә Тыва Республикасының Виктор Кок-оола исемендәге Милли музыкаль-драма театрының “Чадаган” спектакле лаек дип табылды.

“Спектакльнең иң яхшы хореографиясе” номинациясендә Ш. Хөсәенов исемендәге Акмола өлкә казах музыкаль-драма театрының “Ромео һәм Джульетта” спектакле җиңде.

“Яңа сәхнә җирлеген һәм тамашачы белән коммуникация ысулларын үзләштерү өчен” махсус бүләге белән “Лимбо” иммерсив спектакле өчен Әзербайҗан Бәйсез театры бүләкләнде.

«Театр теленең үзенчәлеге өчен” махсус приз Алтай Республикасының Павел Кучияк исемендәге Милли драма теары бүләкләнде. “Психологик традицияләр өчен” махсус бүләк Бакен Кыдыкәев исемендәге Кыргыз дәүләт яшь тамашачы театрына тапшырылды.

“Театраль эксцентерика осталыгы өчен” Дионис Танасоглу исемендәге Гагауз Милли театры актеры Михаил Константинов бүләкләнде.

Башкортстан театраль эшмәкәрләре берлегенең махсус бүләге белән “Зөләйха күзләрен ача” спектаклендә Упыриха ролен башкаручы Тәнзилә Хисамова бүләкләнде.

Республика Мәдәният министры Әминә Шәфыйкова Кырым-татар дәүләт академия музыкаль-драма театрына һәм Төркиянең Хәсән Акар BOSTANCI ART Продюсерлык компаниясенә махсус бүләкләр тапшырды.

“Театраль сәнгатькә өлеш өчен” махсус приз белән сәнгать белеме фәннәре кандидаты, профессор, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Русия югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре, театр белгече Суфия Кусимова бүләкләнде.

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*