tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Базарбай Бикчәнтәев: «Үзебезнең тарихи борынгы җырларны башкарасым килә…»
Базарбай Бикчәнтәев: «Үзебезнең тарихи борынгы җырларны башкарасым килә…»

Базарбай Бикчәнтәев: «Үзебезнең тарихи борынгы җырларны башкарасым килә…»

Кытайдан килеп Казанда белем алучы татар яшьләре арасында Базарбай Бикчәнтәев кебек Татарстанны, Башкортстанны бер итеп аркылыга-буйга йөрүче юктыр. Ул яшьләр арасында матур, тетрәндергеч  туган якларга, милләткә багышланган җырлары белән билгеле.

Базарбай, Татарстанга килүең ничек булды?

OeEQQf05oq4– 2005 елда бездәге татар яшьләрен Татарстанга укырга алып киткәннәр иде. Шул чакта бик теләгән идем килергә, әмма барып чыкмады. 2011 елда Кытайда Татарстаннан делегациясе катнашында узган  Сабантуйда мин чыгыш ясадым. «Теләсәң, без сине «Татар моңы» бәйгесенә чакырабыз. Укыйсың килсә, Татарстанда укырсың да»,– дигән тәкъдим булды. Шулай итеп, 2011 ел ахырында бик сөенеп Казанга килдем. Татарстан күңелгә якын, аны бик яратабыз, чөнки бу – безнең бабаларыбызның эзләре калган җир. Читтә яшәүче бөтен татарлар шулай уйлый. Безнең әти-әниебез дә, бабайлар да бала чактан колагыбызга сеңдергән моны. Безнең өйдә элекке заманда Казаннан алып кайткан Коръән китабы әле дә бар. Ул – атадан балага калган әйбер. Әниемнең әнисе аны укып, турыдан-туры тәрҗемә итә иде. Өебездәге тегү машинасын да Казаннан килгән диләр. Искереп бетсә дә, гаилә ядкаре буларак кадерле әйбер.

– Казанга килгәч, нәрсәгә исең китте?

– Без ашый торган ике таяк юк монда. Бөтенесе кашык белән ашый. Шул авыррак булды. Бездә күп ризык борычлы, монда андый әйбер юк. Башта юксындым. Хәзер өйрәндем инде. Кытайда аерылышучылар бик аз, ә монда ул гадәти нәрсә. Монда бер кеше үлсә дә, гадәти хәл кебек карыйлар. Ә анда ул кешенең якыннары мәрхүмнең кырыгына хәтле беркая чыкмый, күңел ачу чараларында катнашмый. Кайгыны авыр кичерәләр. Бер уйласаң, бөтен кешегә килә торган әйбер инде ул үлем, дип уйлыйм үзем дә кайчак. Аннан соң, юк, барыбер Кытайда дөресрәктер дип куям.

– Казанда кайларда булырга яратасың? Ияләшәсеңме инде?

– Мин хәзер Казанда икенче ел яшим. Казанның бөтен җире матур. Беренче килгән чакта авыррак булды. Моңа кадәр концертлар белән йөргән кеше бит инде мин. Ә монда дүрт-биш сәгать аудиториядәге тактага гына карап утырам. Дәресләр рус телендә бара, берни аңламыйм. Шуннан уйлыйм: ник килдем икән дим… Аннан Кремль якларында, тарихи урыннарда булам да, тагын күңел куана. «Мин бит Казанда!», үзем бик теләп килдем, бу кыенлык вакытлыча, дип, үземне юатам. Хәзер Кытайга кайтсам да, бер–ике атнадан Казанга китәсем килә. Ике елга дүрт–биш тапкыр кайтып килдем. Татарстан Президентының Кытайга визиты вакытында да алып бардылар. Җырладым.

– Рус телен белмәсәң дә Казанда яшәп буламы?

– Була. Берсе белмәсә, икенчесе татарча белә бит.

Казанга килгәнче нишли идең?

– Мин университет тәмамладым. Телевидениедә кытай һәм казах телләрендә алып баручы булып эшләдем. Татар, уйгыр, казах егетләреннән торган «Яшен» дип аталган төркем оештырып, Кытайның зур шәһәрләрендә концертлар бирдек. Дүрт ел эшләдек ул төркем белән. Кытай яшьләре арасында узган җыр бәйгесендә җиңү яулаганым да булды.

– Кытайда үзең яшәгән татар авылы хакында да әйт әле?

– Мин Чишмә татар авылында туганмын. Ул 1989 елда төзелгән авыл. Авылдагы берничә йөз мең кешенең 300 –400е генә татар. Күбесе кытайлар, аннан казахлар. Аз булса да, татар авылы исеме бирделәр. 1987 елларда милләттәшләребез, безгә татар авылы исеме бирегез, дип, Пекинга хат яза. Ул буш урында барлыкка килгән авыл түгел, элек тә яшәгәннәр. Хәзер мәктәбенә дә «Чишмә татар авылы мәктәбе» дип язылган. Әмма дәресләр кытай, казах телләрендә алып барыла.

– Гаиләгез зурмы? Әтиәниең нинди һөнәр ияләре?

– Без дүрт бала. Бер кыз, өч малай. Өйләнгән абыем бар. Сөембикә, Хәсән исемле балалар үстерәләр. Мәгърифә апам да кияүдә, Ринат исемле улы бар.Әнием мәктәптә укытучы. Әтием ат спорты белән шөгыльләнә. Аның 40–50 чабышкысы бар. Атлары узышларда гел җүңү яулый. Дәүләт дәрәҗәсендәге узышлар күп булмый – елына 1–2 генә. Бездә күпчелек туйлар вакытында чабышлар уздырыла. Байлар күп акчалар түләп, ат чабышы уздырталар.

– Кытайда өегездә нинди телдә аралашасыз?

– Татар телендә сөйләшәбез. Әти-әнием татарлар. Бернинди башка милләт каны кермәгән безгә. Бирегә килгәч тә, консерваториянең академик вокал бүлегендә укый башлаганчы, КФУда өч ай тел өйрәндем.

– Инде соңгы кайтуыңда өйләнеп тә килгәнсең икән. Котлыйбыз!

-hHMlhRUTy8– Дөресен генә әйткәндә, өйләнүемә башта үзем дә ышанмадым. Мин дус кызымны бирегә КФУга укырга алып килергә уйлаган идем. Әмма кызның әти-әнисе: «Без кызыбызны, туй ясамыйча, бер егетнең кулына тоттырып җибәрсәк, башка кешедән сүз булыр. Никахны аны бер Аллаһы Тәгалә генә белә. Алып китә икән, туен ясап җибәрәбез», – диделәр. Әти–әни менә шулай хәл итте. Кызда аерым туй була бездә. Кыз туенда егет туганнары күп катнашмый. Егетнең абыйсы, әнисе һәм берничә кеше генә катнаша. Әти кеше бармый бу туйга. Шулай итеп, ресторанга берьюлы бөтен кеше дә сыймаганга, Кытайның дүрт шәһәрендә туй уздырдык. Туй ахырында миңа сүз бирделәр. Җырлап бир инде, диләр. Мин музыкасыз гына итальянча җыр башкардым. Хатыным хәзер Казанда. Ул мин ни күрсәм, шуны күрергә риза. Мин бай булсам да, акчасыз кеше булсам да, ул минем белән бергә яшисе.

– Киләчәккә нинди планнар белән яшисең?

– Мин үзем болай уйлыйм: 25 ел башка милләт телендә җырладым. Инде монда килгәч, Казанда каласым, үз телемдә, үзебезнең тарихи борынгы җырларны башкарасым килә.

Гүзәлия Гыйниятуллина, КДУ студенты

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*