tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендә «Бәхетле балачак» конкурсына нәтиҗә ясадылар
Ульяновск өлкәсендә «Бәхетле балачак» конкурсына нәтиҗә ясадылар

Ульяновск өлкәсендә «Бәхетле балачак» конкурсына нәтиҗә ясадылар

Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фондының төбәк бүлекчәсе өлкә татар милли-мәдәни автономиясе һәм «Өмет» газетасы редакциясе белән берлектә 1 июнь — Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан мәктәп укучылары арасында иҗади конкурс үткәрде.
Бәйгедә өлкәбезнең дистәдән артык мәктәбеннән утызга якын бала катнашты.

Николаевка районының Зур Чирекле мәктәбе, Чардаклы районының Үрән мәктәбе, Ульяновск районының Елшанка, Охотничья мәктәпләре, Ишеевканың күппрофильле лицее һәм Димитровград шәһәренең 9 нчы санлы мәктәбе укучылары аеруча активлык күрсәттеләр. Алар жюри карамагына берничә иҗат җимешләрен — альбом битенә ясаган рәсемнәрен, теккән милли курчакларын, пластилиннан эшләнгән әкият геройларын тәкъдим иттеләр.

Конкурсның нәтиҗәләре дә билгеле. Ишеевка күппрофильле лицееннан Дмитрий Шарапов белән Димитровград шәһәренең 9 нчы санлы мәктәбеннән Алина Атауллова 1 нче урынга лаек табылдылар. Ә Ульяновск районы Охотничья мәктәбеннән Ришат Арифуллин белән Николаевка районы Зур Чирекле мәктәбеннән Диния Нугайбекова 2 нче урынны үзара бүлештеләр. Чардаклы районы Үрән мәктәбеннән Алия Кәримова, Ульяновск районы Елшанка мәктәбеннән Венера Мусеева белән Николаевка районы Зур Чирекле мәктәбеннән Ләйсән Ягудинага 3 нче урын бирелде.
Җиңүчеләрне дипломнар һәм истәлекле бүләкләр көтә.

Рузия ХӘЛИМОВА,
emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*