tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Беренче Көньяк Сабан туе Дагыстандагы барлык халыкларның бәйрәменә әверелде
Беренче Көньяк Сабан туе Дагыстандагы барлык халыкларның бәйрәменә әверелде

Беренче Көньяк Сабан туе Дагыстандагы барлык халыкларның бәйрәменә әверелде

Бүген Дагыстанда Көньяк Сабан туе уза. Ул беренче тапкыр оештырыла. Бирегә Россиянең 11 төбәгеннән, шулай ук Төркия, Казахстан, Әзербайҗаннан  кунаклар җыелды. Милли бәйрәмебездә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнаша. Сабан туе башланыр алдыннан,  аны “Янтарное” паркындагы мәйданда оештырылган төрле халыкларның милли ишегаллары белән таныштырдылар.

Дагыстан төрле милләт вәкилләренең күплеге белән аерылып тора. Кизләр, Даргин, Табасаран һ.б. ишегалларында милли гореф-гадәтләр, милли ризыклар – барсы да чагылдырылган. Васил Шәйхразиевны аларның һәрберсендә җыр-бию белән каршы алдылар. Милли ризыклары белән таныштырдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*