tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Биләр” бию ансамбле
“Биләр” бию ансамбле

“Биләр” бию ансамбле

Соңгы вакытта Шыгырданның беренче мәктәбе “Биләр” бию ансамбленең исеме республикада киң таралып элгерде. Әле менә күптән түгел генә Шыгырдан авылында республика күләменедә үткән “Шәкертләр бәйрәме” дә аларның дәртле “Казан татарлары бию” чыгышы белән башланып китте. Чагыштырмача күптән түгел генә оешкан әлеге коллектив тагын берничә көннән татар-мишәр биюләрен Кырымда узачак “Алтын мәйдан” халыкара фестивале тамашачыларына да тәкъдим итәчәк.

Быелгы көндә “Биләр” ансамбле республикада үтүче халык иҗаты конкурсында һәм танылган Халыкара төрки халыклар “Урмай зәлидә” фестивалендә “гран-при” алырга өлгерде. Үткән ел Төркиянең иң шәп борынгы шәһәрләренең берсе Стамбулда зур югарылыклар күрсәтеп “лауреат” исемен яулап кайттылар. Янәшәләрендә балетмейстрлары Татьяна ханым, мәктәп директоры үзе Гөлсирин ханым Әбәйдуллова, балаларның әти-әниләре.

Костюмнар һәм репертуар өстендә дә гел бергә эшлиләр. Август урталарында ерак сәфәргә Кырымга юл тотучы “Биләр” ансамбленә изге, иҗади, күңелле сәфәрләр телик!

Фәрит Гыйбатдинов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*