tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Болгар” тарихи-археологик музей-тыюлыгын ЮНЕСКОга кертүне рәсми танучы сертификат тапшырыла
“Болгар” тарихи-археологик музей-тыюлыгын ЮНЕСКОга кертүне рәсми танучы сертификат тапшырыла

“Болгар” тарихи-археологик музей-тыюлыгын ЮНЕСКОга кертүне рәсми танучы сертификат тапшырыла

“Болгар” тарихи-археологик музей-тыюлыгы ЮНЕСКО исемлегенә кертелде. Шул уңайдан, 20 августта, Болгар һәм Казан шәһәрләрендә тантаналы чаралар була.

Көндезге 12 дә Болгар шәһәрендә театральләштерелгән тамаша уздырыла.

“Болгар” тарихи-архитектура музей-тыюлыгының ЮНЕСКО исемлегенә кертелүе турында рәсми рәвештә танучы сертификатны исә кичке 5 тә, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында тапшырачаклар. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ЮНЕСКОның генераль директоры Ирина Бокова һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашыр дип көтелә.

Театральләштерелгән тамашаларда исә Нәшидул Ислам (Дагстан), Альберт Әсәдуллин, Әхмәд Агади, Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфоник оркестры һ.б. катнаша, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*