tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Болгарга сәяхәт
Болгарга сәяхәт

Болгарга сәяхәт

VI Бөтендөнья татар яшьләре форумы Изге Болгар тыюлыгына сәяхәт белән үзенең эшен тәмамлады.

Татар халкы өчен Болгар шәһәре иң изге урыннардан санала. Тарихи ватанына аяк баскан милләттәшләребез, һәрчак, беренче чиратта Болгарны барып күрү теләген белдерәләр. Ә, Казанга җыелган татар яшьләрен Болгарга сәяхәттән мәһрүм итеп буламы?!

Дөньяның төрле почмагыннан җыелган яшьләрне музей–тыюлыкның хуҗасы Фәрхать Мәһмүтов үзе каршы алып, автобусларны бер–бер артлы борынгы шәһәрчеккә экскурсияләргә озата барды. Борынгы шәһәрчек белән танышу белән беррәттән татар яшьләре Болгарда соңгы елларда гына төзелгән урыннарда да булдылар.

Сәяхәт вакытында булган иң кызыклы мизгелләрнең берсе –Чувашстан Республикасы Диния нәзарәте тарафыннан оештырылган төшке аш. Чиксез даланы хәтерләткән кырда учакта казаннар кайный, күңелләрне төтен иске кытыклап тора. Болгар кунакларына күчтәнәч итеп Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы тарафыннан махсус бүләккә китерелгән “Монамах шапкасы” исемле чәк–чәкне табынга чыгарды.

Төшке аштан соң яшьләр ераклардан нурларын сибеп балкып торган Ак мәчеткә юнәлде. Изге җирлектә намаз укып, дога кылганнан соң теләр–теләмәс кайтыр юлга чыктылар.

Мөнирә Сәгыйдуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*