tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Борынгы китаплар – яңа форматта!
Борынгы китаплар – яңа форматта!

Борынгы китаплар – яңа форматта!

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты төбәкләрдәге татар оешмаларына түбәндәге мөрәҗәгать белән чыкты:

– Бүгенге көндә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты каршында darul-kutub.com электрон китапханәсе эшләп килә. Әлеге китапханәдә 700дән артык татар дин белгече хезмәтләре тупланган. Инкыйлабка кадәр басылган китаплар бүгенге заман технологияләре ярдәмендә яңа форматта татарның киң җәмәгатьчелегенә тәкъдим ителә. Шулай итеп, әлеге хезмәтләрнең гомере озайтыла, саклап калу чарасы буларак, алар электрон китапханәгә эленә. Бу изге эш, татар дин белгечләренең бөек мирасын мәңгеләштерү, киләчәк буынга җиткерү өчен кирәк.

Әлеге проектның асылы – татар дин белгечләре һәм мәгърифәтчеләренең инкыйлабка кадәр язылган хезмәтләрен барлау. Мондый хезмәтләр, китаплар сезнең төбәкләрдә дә булырга мөмкин. Төбәгегездә эшләп килүче татар җәмгыятьләре шушы китапларны табып, сканер аша үткәргәннән соң [email protected] адресына җибәреп электрон китапханә проектын үстерүдә ярдәм итсәләр, без бик тә рәхмәтле булыр идек.

Барлык сораулар буенча түбәндәге телефоннар һәм e-mail аша мөрәҗәгать итә аласыз: Хәмидуллин Ришат Әхтәм улы – 8-927-030-00-70, Наширбанов Исмәгыйль Канәфи улы – 8-967-365-28-41, [email protected]

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*