tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бу ялларда Новосибирск шәһәрендә Федераль Сабантуй
Бу ялларда Новосибирск шәһәрендә Федераль Сабантуй

Бу ялларда Новосибирск шәһәрендә Федераль Сабантуй

8 нче һәм 9 нчы июнь көннәрендә Новосибирск шәһәре Сабантуй башкаласына әверелә. Биредә Федераль сабан туе уза.  Бу очраклы түгел, әлбәттә. Әлеге төбәктә 24 мең татар яши.

Исегезгә төшерәбез, милли бәйрәмебез Федераль бәйрәм буларак, 2001 нче елдан бирле үткәрелә. Беренчесе Саратов шәһәрендә оештырылган иде. Ә Себердә ул 2014 һәм 2015 нче елларда Томск, Красноярск шәһәрләрендә узды.

Новосибирск шәһәре Сабан туена зур әзерлек эшләре алып барды. Бәйрәм узачак мәйданда “Татар ишегалды” төзелгән. Монда тегермән, мунча,  мал-туар, кош-корт өчен каралты, сарайлар – бар да бар.

Милли уеннар, көрәш өчен дә мәйданнар булдырылган. Көрәш 9 нчы июн көнне 13.15 минутта башлана һәм 18.00 сәгатьтә батыр исеме игълан ителеп, бүләкләр тапшырылачак.

Ат чабышларын да карарга мөмкинлек бар. Ул Новосибирск ипподромында оештырыла. Бүләк фонды 1,2 млн сум.

8 нче июньдә:

12.00 – Татар мәдәнияте күргәзмәсе
13.00 – Новосибирск һәм Россия төбәкләре иҗат коллективлары чыгышы
13.30 – Милли уеннар

9 нчы июньдә “Михайловская набережная” ял һәм мәдәният паркы

11.00 – Татарстан һәм Новосибирск осталарының кул эшләнмәләре күргәзмәсе
11.30 – “Сабантуй” бәйрәм концерты
12.50 Федераль Сабан туеның рәсми ачылышы
13.15 –  Милли көрәш
18.00 – Көрәштә җиңүче батырларны бүләкләү.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*