tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Будапештта “Нуриев сезоннары” проекты тәкъдим ителде
Будапештта “Нуриев сезоннары” проекты тәкъдим ителде

Будапештта “Нуриев сезоннары” проекты тәкъдим ителде

Бүген “Ауропа татарлары альянсы” Ауропа берлеге илләренең татарлар халыкара оешмасы 5-еллыгын билгеләп үтү кысаларында танылган биюче һәм режиссер Рудольф Нуриевның 80-еллыгына багышланган кичә булды. Анда “Нуриев сезоннары” яңа халыкара мәдәни проекты тәкъдим ителде.

Быел танылган балет артисты, балетмейстер, дирижер Рудольф Нуриевның 80–еллык юбилее. 17 мартта бөтен дөнья балет сөючеләре әлеге зур датаны билгеләп үтте. Өстәвенә, 2018 ел Россиядә рус балетына нигез салган бөек балетмейстер Мариус Петипаның 200-еллыгына багышлап, Рус балеты елы итеп игълан ителде. Быел шундый ике зур датаның туры килүе үзе үк әһәмияткә лаек. Чөнки Рудольф Нуриев Франциягә «бурычын кайтарган». Чит илдә, Парижда, калып, ул француз балетын рус классик постановкалары белән баеткан.

“Нурииев сезоннары” проектын “Свой почерк” кино компаниясе директоры Әлфия Чеботарева тәкъдим итте. Рудольф Нуриевны белгән кешеләр үз истәлекләре белән уртаклашты.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*