tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бурятиядә “Татар кызы-2018” бәйгесе игълан ителде
Бурятиядә “Татар кызы-2018” бәйгесе игълан ителде

Бурятиядә “Татар кызы-2018” бәйгесе игълан ителде

Бурятиядә “Татар кызы-2018” халыкара бәйгесенең төбәк турында катнашуга гаризалар җыю башланды. Анкеталар кабул итү 16 майга кадәр дәвам итәчәк.

Бәйге оештыручылары язганча, чара сәләтле татар яшьләрен ачыклау һәм аларга ярдәм итү, аларның иҗади потенциалын ачу максатыннан үткәрелә.  Татар традицияләрен, гореф-гадәтләрен торгызу һәм үстерү, татар телен саклау, милләтебезнең бай мәдәни мирасын киләчәк буынга җиткерүдә конкурс мөһим роль уйный, ди алар.

“Татар кызы-2018” бәйгесендә татар телен белгән 18-25 яшьтәге кызлар катнаша ала. Сайлап алу туры 19 май көнне Бурятиянең Халыклар дуслыгы йортында узачак.

Төбәк бәйгесенең финалы 16 июнь көнне Усть-Кяхта авылындагы Байкал Сабан туенда үткәреләчәк. Җиңүче “Татар кызы-2018” исеменә лаек булачак һәм республиканы Казандагы халыкара бәйгедә тәкъдим итәчәк.

Шуны искәртеп үтик, Бурятиядә “Татар-кызы-2018” бәйгесенең төбәк туры җирле татар милли-мәдәни автономиясе һәм “Тамырлар” яшьләр үзәге тарафыннан уздырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*