tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чабаксарда халыклар дуслыгы йорты ачылды
Чабаксарда халыклар дуслыгы йорты ачылды

Чабаксарда халыклар дуслыгы йорты ачылды

Бүген, 2 ноябрь көнне, Чабаксарда ХАЛЫКЛАР ДУСЛЫГЫ ЙОРТЫ (Дом дружбы народов) ачылды.

Ачу тантанасына махсус Чувашия Республикасы Башлыгы Михаил Васильевич Игнатьев, Мәскәүдән РФ халыкларының Ассамблея җитәкчесе Светлана Константиновна Смирнова килде. Ачылышка башка халыклар шикелле зур күргәзмәләргә ике темага мини-күргәзмә әзерледек: беренчесе татар халкының милли баш киемнәре, бизәнү әйберләренә булса, икенчесе татар халкының милли ашларына багышлана.

Татарларга бер бүлмә бирделәр. Әлегә кадәр ЧР татарларының Чабаксарда аерым 4 бүлмәле офислары бар иде инде. Халыклар дуслыгы йортында бөтен уңайлыклар бар, кечкенә булсада концерт залы, конференц зал, китапханә, якшәмбе мәктәбе өчен бүлмәләр, спортзал..

6-нчы декабрьдә Халыклар дуслыгы йортында ЧР татарларының милли-мәдәни мөхтәриятенең 2017 елга исәп-хисабы булачак һәм ел буе үткән “Милли мирас” проекты, фестиваль-тамашаның йомгаклау чарасы үтәчәк.

Фәрит Гыйбатдинов, Чабакасар

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*