tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллыда Нияз Акмалны искә алу кичәсе узды
Чаллыда Нияз Акмалны искә алу кичәсе узды

Чаллыда Нияз Акмалны искә алу кичәсе узды

30 нчы октябрьдә Чаллының Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә талантлы шагыйрь, көчле публицист, халык күңеленә кереп калган мәгънәле җырлар авторы, үзенчәлекле прозаик Нияз Акмалны искә алу кичәсе үтте. Бу гамьле очрашу шагыйрьнең дусларын, туганнарын, якташларын, каләмдәшләрен, шигырь сөючеләрне, җырчыларны бергә туплады.

Пафослы ялтыравык сүзләр артына кайвакыт ясалмалык, ялган яшеренүен күрергә туры килгәнгәме, ихласлыкка ихтирамым аеруча зур. Әллә шуңа, яраткан шагыйрьләремнең берсе булган Нияз Акмал турында “гади, ихлас иде” дигән сүзләрне ишетүемә бик сөендем. “Гадиләр арасында да гади” булган, “шигъриятне тирән аңлаган асыл зат” диде аның хакында Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин.

Нияз Акмал шигырьләренең тәэсир көче искиткеч зур! Аның шулай икәнлеген без кичә барышында ачык тойдык. Кичәне оештыручы һәм алып баручы Роза Хәмидуллина, шагыйрә Зөләйха Минһаҗева һ.б. тарафыннан укылганда да, көйгә салынып, Айдар Тимергалиев, Гөлдания Хәйруллина, Нияз Хаматшин, Илсөяр Зарипова тарафыннан җыр булып яңгыраганда да шулай булды ул. Аудиоязмада Нияз Акмалның үз тавышын да ишеттек:

Күптән инде күзләремне тутырып
Караган юк дөнья күзенә.
Сүз тидермим, диеп яши торгач,
Күз тидердем мәллә үземә?!

Гап-гади сүзләр белән күпләрнең кичерешләрен кеше үзе дә аңларлык итеп җиткерә белү – гаҗәеп талант билгесе. Тормышның катлаулы фәлсәфәсен гади сүзләргә сала алу өчен акыл-зирәклек тә, тәҗрибә дә кирәктер. Нияз Акмалның энесе Нәсим Акмал аның энциклопедик дәрәҗәдә белемле булуын әйтеп үтте. Һәр очрак өчен шигырь юллары әзер булган аның күңел сандыгында. Үзенең остазы дип санаган Кадыйр Сибгатуллин шигырьләрен дә яттан белгән. Кадыйр ага шикелле зур шагыйрь яшәгән Чаллыны да үз иткән. Сабакташы Рафис Сәлимҗанов аның турында “тормышны шигырь итте, шигырьне тормыш итте” дип истәлекләре белән уртаклашты.

Казанда әдәби мохит эчендә кайнаган Нияз Акмал турында истәлекләре белән уртаклашучылар, әлбәттә, күп булды кичәдә. Сабакташлары Фәйрүзә Мөслимова, Рафис Корбан, Наилә Вилданова, Гөлсәрия Басыйроваларның чыгышлары яратып кабул ителде. “Яшь ленинчы”да бергә эшләгән, шагыйрьне шактый еллар якыннан белгән Ләбиб Лерон аны “йөрәк белән язучы шагыйрь” дип атады, Казан кунагы Марат Закиров та иң якты истәлекләре белән уртаклашты һәм Нияз Акмалга багышлап язылган шигырен укыды.

Нияз Акмал башкалар өчен каләмен кызганмаган мөхәррир дә була. Вакыты белән исәпләшми, үз мәнфәгатьләрен читкә куеп торып, башкаларның әсәрләрен камилләштерүне, яңа каләм әһелләрен иҗат мәйданына китерүне дә кайгырта ул. Кешелекле, кечелекле… Рәзинә Мөхиярның истәлекләре шул турыда иде.

«Сарман» җыры – шушы планетада Өзмәс-куймас сагыну җыры ул, – дип яза Сарман районы Каташ-Каран авылында укытучылар гаиләсендә туып-үскән Нияз Акмал. Кичәгә зур делегация булып әдипнең якташлары да килгән иде. Иҗаты саклана, өйрәнелә – бу бик куанычлы күренеш. Таушалып беткән тышлы китапларын күреп, шагыйрь үзе дә сөенер иде. “Минем шагыйрь”, “Без аның белән горурланабыз” дигән сүзләр дә аның иҗатының зурлыгына дәлил кебек. Сарманның бер урамына Нияз Акмал исемен бирү мәсьәләсе дә хәл ителә икән (шулай диделәр), бу да – шагыйрьгә булган халык ихтирамы билгесе дип кабул ителергә тиештер.

Кадер барда күңел, әй, җылына,
Кадер юктан күңел күшегә.
Кадерлем, дип әйтсә иде дөнья
Кадерләрлек һәрбер кешегә.

Нияз Акмалның әдәби мирасы – кадерле мирас. Моның шулай булуын зал тутырып килгән шигырь сөючеләр, күп укылучы китаплары, ерак юлларны якын итеп, хатирәләр бүлешергә килгән каләмдәшләре, сәхнәләрдә яңгыраган җырлары дәлилли.

Лилия Фәттахова, Чаллы
sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*