tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чатыр тауда җыен
Чатыр тауда җыен

Чатыр тауда җыен

Азнакай диюгә аның җырларда җырланган, тарихларга уелган мәгърур Чатыр тавы күз алдына килеп баса. Әлеге табигать һәйкәленең даны торган саен ераккарак тарала бара. Менә биш ел рәттән биредә “Чатыр тауда җыен” фольклор фестивале үткәрелә. Быел ул халыкара дәрәҗәгә күтәрелде.

4 июльдә Чатыр тау Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Сарман, Питрәч, Чирмешән, Апас, Ютазы, Баулы, Арча, Тукай районнары, Башкортстан, Чувашия республикалары, Самара өлкәсе, Төркия, Кырымнан фольклор коллективларны кабул итәчәк. Бәйрәмгә Казаннан килгән “Сорнай” фольклор ансамбле ямь өстәячәк.

Әлеге чара 10.00 сәгатьтә Чатыр тауда “Чатыр тау җиле” исемле театральләштерелгән тамаша белән башланып китә. Аннан 16.00 сәгатьтә Р.Ишкәев исемендәге ял паркында Гала концертта фольклор коллективлар чыгыш ясый. Биредә шулай ук татар халкының көнкүрешен чагылдырган ишегалды, кул эшләре күргәзмәләре белән танышырга, милли ашлардан авыз итәргә, истәлеккә Азнакай сувенирларын сатып алырга мөмкин булачак.

http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*