tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа Чишмә районы Чертуш авылы тарихы музейда чагыла
Яңа Чишмә районы Чертуш авылы тарихы музейда чагыла

Яңа Чишмә районы Чертуш авылы тарихы музейда чагыла

2018 елның октябрендә Яңа Чишмә районы Чертуш авылы Мәдәният йортының директоры Рәмзия Мусина авыл тарихына багышланган музей почмагын оештырырга ниятли. Ул вакытта инде “Хатирә” фольклор ансамбле үз эшен башлаган була. Музей ачу идеясе – халыкның мәдәният һәм тарихи бәйләнешенең дәвамы санала.

Музейда 300 дән ары экспонат саклана. Шулар арасында милли сөлге коллекциясе, берничә пар чабата һәм аларны ясар өчен җайланмалар, борынгы көндәлек кирәк-яраклар – туку станогы, үтүк, урак коллекциясе һәм башка кызыклы экспонатлар. 1753 елгы тәңкә – нумизматика коллекциясенең иң борынгы прототибы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*