tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чиләбедә татар театры булачак!
Чиләбедә татар театры булачак!

Чиләбедә татар театры булачак!

1 февраль көнне Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Лена Колесникова чакыруы буенча Чиләбедә Казанның Габдулла Карив исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театры баш режиссеры, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Ринат Әюпов булып китте. Башта кунакка истәлекле урыннарны күрсәттеләр, аннары чәй эчү оештырылды. Чәй табыны янында сөйләшү салмак кына беренче спектакльнең сценографиясе һәм костюмнары турында фикер алышуга күчте.

Аннары Чиләбе өлкәсенең Татар конгрессына булачак милли театрның потенциаль актерлары агыла башлады – барлыгы 40ка якын кеше килде. Ринат Әюпов белән очрашуда ЧТЗ татар театрының элеккеге актерлары  узган гасырның 70-80 еллар спектакльләре турында сөйләде.

Актер, баянчы һәм җырчы Назир Гыйбадуллин режиссер Ринат Әюпов белән очрашуга хатынын һәм улын алып килгән. Алар аның белән бергә булачак спектакльдә уйнаячак. “Мин кәләшем Резидәне театрда очраттым. Бүген безнең биш балабыз һәм җиде оныгыбыз бар. Бар кешегә дә театрны без 40 ел элек табынганча яратырга телим. Эштән соң мин бөтен вакытымны мәдәният йортында үткәрдем: атнага өч репетиция һәм вокаль төркемдә шөгыльләнүләр.

Кунакка ЧТЗ мәдәният йортында татар театраль халык коллективы тарихы турында ике телевизион фильм күрсәттеләр. Һәм узган ел җәендә Троицкта куелган татар телендәге һәвәскәр спектакль турында сөйләделәр.

Традицион чәй эчүдән соң барлык теләк белдерүчеләр өчен кастинг оештырылды. Ул кичке сигездән соң тәмамланды. Режиссерга милли җырлар башкардылар, баянда уйнадылар, шигырьләр укыдылар һәм актер булу хыяллары турында сөйләделәр. Кастинг нәтиҗәсендә планлаштырылган спектакльгә актерлар сайланды.

Ә бу инде язын Көньяк Урал башкаласында премьера һәм милли театр тууын көтәргә була дигән сүз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*