tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дагыстанда Туфан Миңнуллиннның «Ай булмаса йолдыз бар» әсәре буенча спектакль куелды 
Дагыстанда Туфан Миңнуллиннның «Ай булмаса йолдыз бар» әсәре буенча спектакль куелды 

Дагыстанда Туфан Миңнуллиннның «Ай булмаса йолдыз бар» әсәре буенча спектакль куелды 

Дагыстанның Лезгин дәүләт музыка-драма театрында татар халкының күренекле драматургы Туфан Миңнуллинның «Ай булмаса йолдыз бар» әсәре буенча спектакль куелган. Бу көннәрдә аның премьерасы булган. Тамашачылар аны бик җылы кабул иткән.

Спектакльнең режиссеры Мирзәбәк Мирзабәков тамашачыларның әсәр күтәргән темага, артистлар уенына битараф калмаулары турында әйтә.

«Тамашачы бу спектакльгә бик яратып йөриячәгенә ышанам», – ди режиссер. – Әлеге спектакль – хатын-кызга, рухи чисталык гәүдәләнешенә гимн, ул назлылак, ягымлылык җылылык белән сугарылган. Зал битараф калмады. Премьерага килгән тамашачыларның иң кырысының да күзләрендә яшь иде».

http://dagpravda.ru/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*