tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Делегация Казанга кайтты
Делегация Казанга кайтты

Делегация Казанга кайтты

22 март көнне кичен Финляндия Исламия җәмгыяте бинасында андагы милләттәшләребез Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Бюросы әгъзалары өчен чәй мәҗлесе оештырдылар. Ул чарада ике йөзгә якын милләттәшебез катнашты. Иң элек чәй өстәле артына җыелган татарларны Исламия җәмгыяте рәисе Атик Али котлады. Аннан сүз Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закировка сүз бирелде. Ул милләттәшләрезнең барысына да милли рухны, телне, гореф-гадәтләребезне, динебезне саклаганнары өчен рәхмәтен җиткерде. Озак еллар Исламия җәмгыятен җитәкләгән Окан Дахерга һәм кырык ел балаларга татар телен, милли йола, гореф-гадәтләребезне җиткерүче Хамидә Чайдамга БТК Башкарма комитетының иң олы бүләге “Татар халкына хезмәте өчен” медален дә тапшырды. Шулай ук, БТК Бюросы әгъзасы, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь Разил Вәлиев та фин илендә яшәүче татарларыбызның хөрмәтенә һәм милләтне саклап килгәннәре өчен рәхмәт әйтте. Шигырьләрен дә җиткерде. Татарстанның Арча районы хакимияте башлыгы Алмаз Әминовта милләттәшләребезгә бүләкләрен тапшырды. Тукай шигырьләрен дә укыды. Казан шәһәренең 2 татар гимназиясе директоры Камәрия Хамидуллина биредәге якшәмбе мәктәбендә белем алучы 15 баланы быелның октябрь аенда үзләренең гимназияләренә кунакка чакырды. Чәй кичәсенә җыелган татарларыбыз халкыбыз җырларын җырлап утырды. Ә бәйрәм киче Г. Тукайның “Туган тел” җырын тәмамланды.

23 март көнне делегация Казанга кайтты.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*