tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Динә Закирова: «Рус көен дә татарча башкарам»
Динә Закирова: «Рус көен дә татарча башкарам»

Динә Закирова: «Рус көен дә татарча башкарам»

Һәрчак милли киемле, калфаклы әлеге ханымның татар милләтеннән булуы йөзенә язылган. Ул – чәч бөртегенә кадәр милләте, теле һәм дине өчен җан атучылардан.

Безнең аралаша торган барлык танышлар татарча сөйләшә, татарча уйлый. Балага бакчаны да татарча гына аралаша торганын сайладым. Баланың әйләнә-тирәсе нинди, үзе шундыйга тартыла. Үзем дә татарча фикерлим, русча да әйбәт сөйләшәм. Әмма, мисал өчен, кафеда чәй алганда да акчаны «20 рублей» дип түгел, ә 20 сум дип саныйм. Чөнки миндә – татар эчлеге, – ди Динә Закирова.

Динәне күбесенчә татар көйләрен уйнап, татар милләтен, милли киемнәребезне пропагандалаучы буларак та беләбез.

Репертуарымда төрле милләт көйләре бар, аларны бик яратып башкарам. Минемчә, музыканың милләте юк. Әмма миңа калса, мин яһүд музыкасын да, рус музыкасын да татарча башкарам кебек. Консерваториядә укыганда да бүлек мөдире профессорымнан: «Почему у вас Дина Баха играет по-татарски?» – дип сорый иде, – ди скрипкачы, шаяртып.

Динә Закирова актив рәвештә социаль челтәрдә блог алып бара. Моның өчен интернет серләрен белү генә түгел, ә текстларны дөрес һәм хатасыз язу да кирәк.

Безне гимназиядә бик яхшы өйрәттеләр. Постларны яңадан укыйм да, кайчагында хата тапсам, бик нык читенсенәм. Һәр текстны фикерләп язарга тырышам. Язганнарым дөрес булсын иде, дим. Чөнки укыган кешенең бу башына кереп кала, – ди Динә. – Минем язылучыларым арасында руслар күп, тик текстларымның шактые татар телендә язылган. Шулай да миңа берәү дә үпкәләп язмый. Мине аңлыйлар. Тәрҗемә  итәргә сорау­чыларга мин тиз генә тәрҗемә итеп, мәгънәсен аңлатып бирәм.

Лилия Локманова

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*