tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дуслар җыелган җирдә
Дуслар җыелган җирдә

Дуслар җыелган җирдә

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә “Дуслар җыелган җирдә” дип аталган төбәкара сәнгать фестивале узды. Быелгы бәйрәм тулысы белән тарихи ватаныбыз — ТАССРның 100 еллыгына багышланды.

Биредә Апас, Буа, Тәтеш һәм Чүпрәле районнарының танылган үзешчән сәнгать осталары чыгыш ясады.

Узган ел башында Ульяновск өлкәсенең татар автономиясе Апас районы мәдәният бүлеге белән үзара хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Ел дәвамында алар әлеге килешү кысаларында байтак уртак чаралар оештырды. Апаслылар өлкәнең театр фестивалендә катнашып лауреат исеменә дә лаек булды. Ә бу юлы сәхнәдә районның танылган җырчылары чыгыш ясады.

Шәһәрдә яшәүчеләр һәр атна саен диярлек булып торган татар концерт-спектакльләренә йөреп торсалар да, үзешчәннәрнең чыгышын да җылы кабул иттеләр.
Бүген яңа елның яңа башлангычына нигез салынды. Ә гыйнвар азагында исә бу сәхнәдә татар театрлары фестивале башланачак. Анда да күрше Татарстан, Чувашия һәм Мордовия республикаларыннан үзешчән театр коллективлары катнашыр дип көтелә.

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*