tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дуслык учагы сүнмәсен

Дуслык учагы сүнмәсен

«Дуслык учагы» фестивале 1966 нчы елдан башлап , һәр ел уза, аның иң беренчесе Малмыж районы Ральник авылында булса, кичә 49 нчысы Балтач җирлегендә үткәрелде. Бәйрәм тантанасына беренче костер ветераннары, аларның балалары, оныклары килгән иде. «Халыклар дуслыгы менә шушындый чараларда, җылы учак яктысында бер – береңә сыенып җырлар җырлаганда, шигырьләр сөйләгәндә кабына ул», – ди гомерен пионериягә багышлаган, шуның 46 елын вожатый булып эшләгән Җәмилә ханым.

Слет– фестиваль һәр елны нинди дә булса истәлекле вакыйгага атап әзерләнә, быелгысы исә, Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган.

400 гә якын  катнашучы арасында Мари Иле, Киров өлкәсе  Малмыж районы, Татарстан Республикасы Балтач районы  укучылары, өлкәннәр бар иде. Район башлыклары, мәгариф идарәсе җитәкчеләре  чарадан читтә калмаган, котлау, тәбрикләү сүзләре әйтеп  катнашучыларга хәерле көн теләделәр.

Республикалар бер –берсен сәламләгәннән сон, тантаналы рәвештә  49 нчы мәртәбә,  Дуслык флагы күтәрелде, Балтач биючеләр коллективы матур биюләрен бүләк итте.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров исеменнән,  барлык катнашучыларга сәламләү хаты, шундый олы чарны 49 ел буена уздырып килүләре, милләтләр дуслыгы турында кайгыртулары, толерантлы яшьләр тәрбияләүдә өлеш кертүләре  өчен оештыручыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*