tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әхәт Гаффарның юбилей кичәсе Балык Бистәсе талантларын бергә җыйды
Әхәт Гаффарның юбилей кичәсе Балык Бистәсе талантларын бергә җыйды

Әхәт Гаффарның юбилей кичәсе Балык Бистәсе талантларын бергә җыйды

Күренекле татар язучысы Әхәт Гаффар үзенең иҗат кичәсен талантлы якташлар очрашуы буларак күзаллаган. Татарстан язучылар берлегенең Тукай клубында Әхәт Гаффарның 70 яшьлегенә багышланган юбилей кичәсе узды.

Әхәт Гаффар тумышы белән Татарстанның Балык Бистәсе районының Олы Әшнәк авылыннан. Язучыны котларга Балык Бистәсе районыннан чыккан талантлар – танылган артистлар Равил Шәрәфиев, Хәлим Җәләй килде. Алар язучы иҗатыннан өзекләр, шигырьләр укыды.

Кичәне Әхәт Гаффарның тагын бер якташы – Тинчурин театры артисты Ирек Хафизов алып барды. Ул бик горурланып үзенең Әхәт Гаффар белән бер урамда яшәвен, Олы Әшнәк авылында хәзер бу урамның Әхәт Гаффар урамы дип аталып йөртелүен әйтте.

Әхәт Гаффар Балык Бистәсеннән бик күп язучылар чыгуын искә төшерде. Язучы Балык Бистәсе районының Болгар җирләре булуын искәртте. Бу яктан язучыларның күп чыгуын Кол Галинең шушы җирләрдән булуына бәйләп аңлатты.

Язучылар берлегенең Тукай клубына язучыны котларга каләмдәшләре, якташлары һәм иҗатын яратучылар килде.

sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*