tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Екатеринбургта Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре ачыла
Екатеринбургта Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре ачыла

Екатеринбургта Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре ачыла

Бүген Екатеринбургта Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре ачыла. Чара М.Гафури исемендәге татар-башкорт җәмгыяте оешуга 35 ел тулуга багышлана. Ул Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә һәм ТРның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге теләктәшлегендә үткәрелә.

Программада төбәкнең дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашында түгәрәк өстәл, иҗат кичәсе һәм концерт программасы каралган. Чарада Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Татарстан Республикасы премиясе лауреаты, РФ Президенты карамагындагы Мәдәният һәм сәнгать советы әгъзасы Ренат Харис, шулай ук язучы, М.Кашкарый исемендәге халыкара премия лауреаты Айгөл Муллагалиева катнаша.

mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*