tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәт артисты караңгы залда акапелла җырлап, I дәрәҗә лауреат булды
Әлмәт артисты караңгы залда акапелла җырлап, I дәрәҗә лауреат булды

Әлмәт артисты караңгы залда акапелла җырлап, I дәрәҗә лауреат булды

Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты Илназ Гыймалетдинов Винера Ганиеваның VII Халыкара «Сандугач-Соловей» бәйгесендә «Язмышымда язлар булып кал» җыры белән I урын яулады.

Илназ жюри белән тамашачыларны тавышы белән дә, кыюлыгы белән дә әсир иткән.

Аның чыгышы барышында залда ут сүнә. Егет тукталып калмый, утсыз, микрофонсыз, дөм караңгыда җырын башкарып чыга. Зал тын да алмый тыңлый. Җыр бетү белән залны яңгыратып, Венера Ганиева: «Молодец!» — ди.

Моннан тыш, Илназ яшь башкаручыларны «Татар моңы» Халыкара бәйгесенең беренче турында уңышлы чыгыш ясап, икенче турга да узган.

almet-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*