tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәт шәһәрендә Саҗидә Сөләйманова исемендәге XIII әдәби премия тапшыру тантанасы узачак
Әлмәт шәһәрендә Саҗидә Сөләйманова исемендәге XIII әдәби премия тапшыру тантанасы узачак

Әлмәт шәһәрендә Саҗидә Сөләйманова исемендәге XIII әдәби премия тапшыру тантанасы узачак

Шагыйрә, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Саҗидә Сөләйманова исемен йөртүче премия – Татарстан язучылар берлеге һәм «Татнефть»  компаниясе тарафыннан тапшырыла торган әдәби бүләк.Ул 2006 елда,  шагыйрәнең  тууына 80 ел тулуга багышлап, «Татнефть»  компаниясенең «Рухият» рухи яңарыш фонды кысаларында булдырылган.

Һәр елны Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзаларына 3 төп премия, 3 кызыксындыру премиясе тапшырыла. 1 премияне әдәби түгәрәккә тапшыру мөмкинлеге дә каралган. Әдәбият өлкәсендә үзләрен күрсәткән 10 студентка ел дәвамында С.Сөләйманова стипендиясе түләнә. Премиягә намзәтләрне Татарстан Язучылар берлеге идарәсе тәкъдим итә, «Рухият» рухи яңарыш фонды  раслый. Премия соңгы ике елда басылган проза, поэзия, драматургия әсәрләре өчен бирелә. Акчалата бүләк күләме үзгәреп тора.

Чаралар:

  • 13.30 – 14.00 – Саҗидә Сөләйманова бюсты янында митинг;
  • 14.00 – 16.00 – Әлмәт шәһәренең мәдәни объектлары буйлап сәяхәт;
  • 16.00 –17.00 – Әлмәт Татар дәүләт драма театры музеен карау;
  •   17.30 – 18.00 – Әлмәт Татар дәүләт драма театрында Асия Маликованың Саҗидә Сөләйманова шигырьләре белән аваздаш фоторәсемнәре күргәзмәсен ачу;
  • 18.00 – 20.00 – Әлмәт Татар дәүләт драма театрында Саҗидә Сөләйманова исемендәге XIII әдәби премия тапшыру тантанасы.

 

Татарстан Язучылар берлегенең матбугат үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*