tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәт театры гараж ишегалдында спектакльләр күрсәтә башлады
Әлмәт театры гараж ишегалдында спектакльләр күрсәтә башлады

Әлмәт театры гараж ишегалдында спектакльләр күрсәтә башлады

Әлмәт Татар дәүләт драма театры 76нчы сезонын гадәти булмаган форматта ачты. Тәүге спектакль театр гаражы алдындагы мәйданчыкта күрсәтелде.

Театр җитәкчелеге гараж ишегалдына өсте ябулы җыйнак кына сәхнә ясаган һәм спектакльләрне шунда күрсәтә башлаган. Әлегә афиша август аена төзелгән.

Роспотребнадзор таләпләренә туры китереп, тамашачылар саны чикләнгән. Спектакльне 50 тамашачы гына карый ала. Утыргычлар дистанция саклап куелган, кешеләргә маска һәм перчаткалар кию таләп ителгән.

Театр яңа сезонны Илгиз Зәйниевның «Хыял йорты» комедиясе белән ачып җибәргән. Спектакльдә вакыйгалар табигатьтә — урман эчендә бара. Шунлыктан тамашачылар бу әсәрнең ачык һавада табигый кабул ителүен билгеләп үткән.

Хәзерге вакытта театр бинасы ремонтта. Театрларга әле гастрольләргә йөрергә рөхсәт ителмәгәнлектән, ачык һавада спектакль кую — Әлмәт театры өчен тамашачы белән очрашу ысулы.

Әлеге гаражда театрның транспорты саклана, театр декорацияләре өчен складлар да бар. Башта тамашачы Әлмәт театры алдына җыела һәм хезмәткәрләр аларны автобуслар белән спектакль куела торган урынга илтеп куя.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*