tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәт театры Казанга җыена
Әлмәт театры Казанга җыена

Әлмәт театры Казанга җыена

Әлмәт татар дәүләт драма театры Казанга иҗади сәфәр кылырга җыена. 4-8 февраль көннәрендә узачак гастроль олпат театрның 70 еллыгы уңаеннан оештырыла.

Г.Камал театры бинасында тәкъдим ителәчәк сәхнә әсәрләрен Әлмәт артистлары театр репертуарыннан җентекләп сайлап алган. Казан халкы һәм шәһәребез кунакларына барлыгы сигез тамаша күрсәтергә ниятләп торалар.

«Без театрыбызның җитмеш еллыгына якынлашабыз. Соңгы 10 елдан артык вакыт эчендә Әлмәт театры Камал театрыннан аерылмаска тырыша, иҗади дуслыкта яшәргә тырышабыз. Башкала тамашачысы – ул театраль тамашачы. Шуңа күрә алар алдында уйнау безнең өчен имтихан тоту кебек. Әлбәттә, без Камал театры оештырган фестиваль, проектларның барысында да катнашып торабыз. Ә зур репертуар белән гастрольләрне һәр өч ел саен оештырырга тырышабыз”, – ди Әлмәт театрының директоры Фәридә Исмәгыйлева.

Театр репертуарында җәмгысе 27 спектакль бар. Шуларның соңгы елларда сәхнәләштергән 8ен казанлыларга тәкъдим итәчәкләр. Гастроль репертуарын ике юнәлештә төзегәннәр. Традицион татар тамашачысына музыкаль, көлкелеләрен әзерләгәннәр. Мәсәлән, татар классиклары Хәй Вахитның “Күк капусы ачылса” (режиссеры Ильяс Гәрәев (ретрокомедия), Таҗи Гыйззәтнең “Кыю кызлар” һәм Илгиз Зәйниевнең ике әсәре “Туган-тумача” (режиссеры Лилия Әхтәмова), “Сагынуларга ни чара?” (режиссеры Байрас Ибраһимов) спектакльләре Камал театрының зур сәхнәсендә булачак.

Ә Кече сәхнәдә исә дөнья классиклары Бертольд Брехтның “Туй” һәм Уильям Шекспирның “Ромео һәм Джульетта”ны тамаша кылырга мөмкин булачак. Ике әсәрне дә сәхнәгә Санкт-Петербург режиссеры Искәндәр Сакаев куйган. «Ромео һәм Джульетта» әлмәтлеләрнең соңгы иң кыю постановкаларыннан санала. Театр сәнгатен үз итүчеләр премьераның сыйфаты Мәскәүдә куела торган спектакльләрдән бер дә ким түгеллеген сизәр. Минималь декорация, зәвыклы костюмнар, артистларның оста уены иң таләпчән тамашачысыны да битараф калдырмас ди, театр җитәкчеләре.

Әлмәт артистлары нәни тамашачыларны да онытмаган – Туфан Миңнулинның “Акбай һәм сарык малае” әкияте нәкъ менә алар өчен махсус күрсәтелә. Хәер, әлеге әкият-спектакль балаларга гына түгел, ә аларның әти-әниләренең күңеленә дә хуш киләчәк.

Гастроль “Татар театрыннан концерт-тамаша” белән төгәлләнәчәк. Җырлар белән үрелеп барган үзенчәлекле бәйрәм тамашасы һәр сәхнәдә дә җылы кабул ителә икән.

Г.Камал театрының директоры Ильфир Якупов белдергәнчә, бу Әлмәт театры белән алмаш гастроль. Нәкъ шушы көннәрдә Камал театры артистлары Әлмәт сәхнәсен тотачак. Камал коллективының җиде ел инде Әлмәт сәхнәсендә спектакль куйганы булмаган. Алмаш проект һәр ике як өчен дә уңышлы булыр дигән өметтә калабыз.

Мөршидә Кыямова, “Интертат” ЭГ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*