tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Эльмира Кәлимуллина белән Эльмир Низамов яңа музыкаль альбом чыгарган
Эльмира Кәлимуллина белән Эльмир Низамов яңа музыкаль альбом чыгарган

Эльмира Кәлимуллина белән Эльмир Низамов яңа музыкаль альбом чыгарган

Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина белән танылган композитор Эльмир Низамовның «Рәхмәт сиңа» дип аталган музыкаль альбомы Татарстан Конституциясе бәйрәм ителгән көнне дөнья күрде.

Альбомга 12 композиция кергән. Шуның тугызы – татарча, берсе ингизчә җыр, икесе – «Мине сине Ходайдан сорадым» «Мин ышанам сиңа, Казан» – Эльмираның вокалыннан тыш инструменталка белән дә бирелгән. Ә футбол уенына багышланган җыр татар һәм инглиз телләрендә башкарыла.

«Җыр тексты авторлары нигездә шагыйрьләр Ренат Харис һәм Резедә Гобәева. Бер җыр Разил Вәлиев шигыренә язылды. Бер җыр инглиз теленә Дмитрий Журавков тәрҗемәсе», – ди Эльмир Низамов.

Эльмира Кәлимуллина белән Эльмир Низамов альбомны үз көчләре белән чыгарганнар. Альбом тулысы белән интернет киңлекләренә урнаштырылган.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*