tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Эльмира Кәлимуллина Истанбулда ике мең тамашачы каршында чыгыш ясады
Эльмира Кәлимуллина Истанбулда ике мең тамашачы каршында чыгыш ясады

Эльмира Кәлимуллина Истанбулда ике мең тамашачы каршында чыгыш ясады

Татарстанның россиякүләм танылган татар җырчысы Эльмира Кәлимуллина кичә Истанбулда үткән «2019 ел — Россия-Төркия туризмы һәм мәдәнияте елы»н ябу тантанасында ике мең тамашачы каршында сәхнә тотты.

«Рус мозайкасы» дип исемләнгән әлеге концерт программасында Эльмира Кәлимуллина Россиядән бердәнбер татар милләте вәкиле буларак чыгыш ясады. Ул Россия белән Төркия мәдәният министрлары алдында «Князь Игорь» операсыннан кыпчак кызлары җыры «Бородин» һәм «В горнице моей светло» дип аталган рус җырларын башкарды.

Россия-Төркия туризмы һәм мәдәнияте елын ябу концертында М.Е. Пятницкий исемендәге рус дәүләт академия халык хоры, Чечняның «Нохчо» җыр һәм бию ансамбле, Башкортостанның Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбле җырлы-биюле тамаша күрсәттеләр. Россиянең Н.П. Осипов исемендәге халык уен кораллары оркестры солисты Виктор Олехнович балалайкада төрле рус көйләре башкарды. Саха-Якутиянең дөньякүләм танылган этно-музыканты, тамак төбе белән җырлау остасы Олена Уутай үз халкының милли җыр һәм бию сәнгатен танытты.

Татар җырчысы сәхнә тотучылар арасында чәчәкләр белән зурланган бердәнбер сәнгать әһеле булды. Эльмира Кәлимуллинага, икенче җырын башкаргач, Истанбулда яшәүче башкортстанлы милләттәшебез Ләйсән Тапсыз чәчәк бәйләме бүләк итте.

Эльмира Кәлимуллина бу концертка артистларның зур җаваплылык тоеп әзерләнүләрен әйтте. Ул: «Программага катнашырга тиешле сәнгать төркемнәрен һәм җырчыларны мәдәният министры Владимир Мединский үзе сайлаган. Мин өч рус җыры башкарырга тиеш идем. Ләкин концерт программасын кыскартырга туры килгәч, бер җырны төшереп калдырырга туры килде. Кызганыч, татарча җыр җырлавымны сорамадылар», — диде.

Мәдәни чара Истанбулның иң дәрәҗәле концерт залында — Лютфи Кырдар исемендәге конгресс һәм күргәзмәләр сараенда үтте. Төрекчә әзерләнгән афишада Эльмира Кәлимуллинаны олылап, исеме янына «Иң оста һәм иң күренекле татар җырчысы» мәгънәсенә туры килүче «Tatar divası» дигән сүзтезмә язылган.

Рушания Алтай

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*