tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әстерханда Венера Ганиева һәм “йолдызлар фабрикасы”
Әстерханда Венера Ганиева һәм “йолдызлар фабрикасы”

Әстерханда Венера Ганиева һәм “йолдызлар фабрикасы”

“Әстерханга Венера Ганиева һәм “йолдызлар фабрикасы” килә дигән язулар шәһәр урамнарындагы афишаларда, өлкәбезнең татар телендә чыга торган “Идел” газетасында, интернетта язылды.

IMG_4167Ул көн килеп җитте. Яшь тамашачы театры бинасында октябрның 26 көнне 17 сәгатьтә башланды. Татарстанның һәм Рәсәйнең халык артисты, илебезнең талантлы җырчысы, остаз, профессор, Венера ханым Ганиева сәхнәгә килеп басты.

Бу инде аның беренче генә килүе түгел, ләкин аңа карамастан көчле алкышлар белән каршы алды аны тамашачы. Гадәттәгечә, алкышлар тынгач ул сәләмләшеп сүз башлады. Бу юлы үзенең берсеннән берсе уңган, талантлы шәкертләрен алып килгән Венера ханым. Бик матур иттереп аларны “минем җимешләрем” диеп тамашачы каршысына чакырып торды. Чынлап уйласаң дөрес тә бит, бу аның җимешләре, чөнки ул аларны бик күп көч куеп өйрәтеп, укытып зур сәхнәгә юл ачучы. Аларның һәр-берсе нинди дә конкурсның лауреатлары булып өлгергән инде.

Сәхнә түрендә яңа йолдызлар Вадим Захаров, Алсу Хәбибуллина, Илнур Еникеев,Инсаф Бәдретдинов, Рәмис Габбазов, Гөлсирин Абдуллина,Ләйсән Садыйкова, Зөһрә Нәсипова, Әлфис Галиуллин кичә буе балкып тордылар. Күз яуын алырлык матур милли киемнәр кигән кызлар, егетләр бөтен тамашачының күңеленә кереп урын алдылар, дип ышанам, чөнки шыгрым тулы залда алкышлар озак туктамады. Венера ханым үзе дә кыйммәтле, затлы костюмнарын алыштырып кына торды. Сәхнәгә чыккан саен яңа костюм киеп шаян сүзләр белән шатландырып, күңелләрне күтәреп, бөтен булган дөнья мәшәкатләрен тамашачының оныттырып торды.Бик матур иттереп татарча гына түгел, башкорт телендә дә җырлаучы егет булды. Виртуоз музыкант, баянчы Әлфис Галиуллин баянда да уйнады, шулай ук җырлап та үтте . Безнең якташыбыз Рәмис Мөлюков та үзенең биюләре белән тамашачыны шак каттырды.

im2ageӘ инде Венера ханымга килгәндә, сүз әйтерлек тә түгел, моңлы сандугачыбыз, татар эстрадасының примадоннасы, профессор булуына карамастан бу хәтле җырчылар белән автобуста мең алты йөз чакрымлы юлга чыгалар. Комфортабельный булса да автобус ул автобус инде. Бер тәүлек буенча утырып килеп кара әле син? Рәхәт нәрсә түгел шул. Тик аңа карамастан, ерак төбәктәге милләттәшләренә җыр – моң бүләк итәр өчен бер сүз дә әйтмичә, зарланмыйча, юл тоталар Әстерханга. Моның өчен бөтен тамашачы исеменнән олы рәхмәтебезне белдереп, иҗады уңышлар теләп,баш ияргә кала Венера ханымга. Яңадан очрашулар өмет итеп , бик зур ләззәт алып тамашачы озак алкышлар белән саубуллашты . Яшь йолдызларыбызның һәм Венера Ганиеваның укуларында,эшләрендә уңышлар, гаиләләрендә тыныч, рәхәт тормыш, сәләмәтлек һәм озын гомер теләп каласы килә. Яңадан килергә насып итсен бер Ходай!

Тамашачылардан берничә фикер:

Мәрьям Ибраһимова һәм Нәзилә Рахматуллаева:

Мондый шәп тамаша әле күргәнебез булмады. Идел аша паромда чыгып, кырык чакрым юл узып килгәнебезгә бер генә дә үкенмибез. Рәхмәт Венера ханымга! Кабат килүен көтеп калабыз.

Гүзәл Сираҗетдинова, Рәшидә Курышева:

Җаным – тәнем белән ял итеп, ләззәт алдым бүгенге кичәдән. Шәпләрнең дә шәпләре булды бу тамаша.

Гөлсем Сәйфуллина:

Кодагыем мине еш концертларга йөртә, әммә бүгенге кебек әйбәт тамаша әле күргән булмады.

Сөембикә Мендигазиева:

Әстерханда булган һәрбер конертны карамый калганым юк. Бик әйбәт җырчылар, биючеләр киләләр безгә, әммә бүгенге тамаша барын да уздырды бугай. Рәхмәт сүзеннән гайри сүз әйтеп булмый Венера ханыма. Яңадан килсен шундый йолдызлар белән. Әлфирә ханым, Ильнур Еникеевка оештыручы буларак рәхмәтемне белдерәм.

Фәрдинә Жигалова, Әстерхан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*