tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Эстониядә беренче тапкыр «Идегәй» эпосының эстон телендә тәрҗемәсе басылды
Эстониядә беренче тапкыр «Идегәй» эпосының эстон телендә тәрҗемәсе басылды

Эстониядә беренче тапкыр «Идегәй» эпосының эстон телендә тәрҗемәсе басылды

Эстониядә беренче тапкыр «Идегәй» эпосының эстон телендә тәрҗемәсе басылды, дип хәбәр итә Ида-Вирумаа татарлары җәмгыяте.

Тәрҗемә авторы һәм нәшир – борынгы шигъри формаларны тәрҗемә итү өлкәсендә танылган белгеч Пеэтер Илус, фәнни мөхәррир — көнчыгышны өйрәнүче һәм тарихчы Артур Лааст.

Әлеге эш барышында «Идел» татар мәдәнияте җәмгыяте (Таллин шәһәре) авторлар белән элемтәдә тора, аларның Татарстанга баруларын, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстанның Тарих институты һәм Мәдәният министрлыгы белән очрашуларын оештыра.

Китап 56 биттән тора. Ул иллюстрацияләр һәм карталар белән баетылган. Ул Пеэтерның шәхси акчаларына  300 данә тираж белән бастырылган.

2020 елның 15 февралендә Эстония Милли китапханәсендә китапны тәкъдим итү чарасы булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*