tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әтнә районының Ислетар авылында “Орчык” бәйрәме узды
Әтнә районының Ислетар авылында “Орчык” бәйрәме узды

Әтнә районының Ислетар авылында “Орчык” бәйрәме узды

Татар халкының тирән – тәрбияви һәм әхлакый әһәмияткә ия булган йола бәйрәмнәре,гореф – гадәтләре бихисап. Ләкин кайберләре заманалар үзгәрү белән вакыт тузаны астында калган. 11 нче октябрьдә мәдәният йортыбызда, әнә шул онытылып бара торган бәйрәмнәребезнең берсе – “Орчык”бәйрәмен уздырдык. Бу хакта Ислетар авыл клубының социаль челтәрдәге төркемендә хәбәр ителә.

Балалар орчык, каба, йон эрләү турында мәгълүмат алдылар.Табышмаклар әйтештек, татар халык уены орчык әйләндерешле уены белән таныштылар. “Орчык өмәсе” – безгә әби – бабаларбыздан калган мирас ул.Әйе, гомер узган, тула оек белән чабаталар тузган. Ә халкыбыз мирасына булган мәхәббәт йөрәкләребездә саклана. Үткәннәребезгә ихтирам – киләчәккә күпер ул.

Халкыбызның гүзәл бәйрәмнәре һәм күркәм гадәтләре бүген дә авылыбызның даны булсын. Ил – көннәребез имин, күгебез аяз, бәхетләребез тулы, уңышларыбыз мул булсын.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*