tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Әтнә сандугачы” җиңүчеләре билгеле!
“Әтнә сандугачы” җиңүчеләре билгеле!

“Әтнә сандугачы” җиңүчеләре билгеле!

Татарстан район үзәге Әтнәдә күптән көтеп алынган бәйрәм үтте.

Район мәдәният йортында “Әтнә сандугачы – 2014” бәйгесе җиңүчеләренең гала концерты узды.

Иң башта барлык катнашучыларны, оештыручыларны район хакимият башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов сәламләде.

Быелгы бәйгегә 97 башкаручы катнашкан булган, шуларның 31 гала концертта җырлады.

Җиңүчеләрне  Бөтендөнья татар конгрессының “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Идрисова Кадрия Рәис кызы һәм җырчы Рөстәм Закиров бүләкләделәр.

Катнашучылар яшьләренә карап 4 төркемгә бүленгән иде. Һәрберсендә үз җиңүчеләре билгеләнде. Алар арасыннан беренче урын яулаганнарын атап китик: 10 яшькә кадәр төркем: Сабирҗанов Фәнил, Сираҗиев Диаз,  17 яшькә кадәр төркем: Шәрәфиев Радик, Сәфәров Фаил, 30 яшькә кадәр төркем: Гайнетдинова Рәзилә, Шәрәфиева Ралия, 65 яшькә кадәр төркем: Хөснетдинов Равил, Сираҗиева Гөлүзә.

Бәйрәм мизгелләрен Әтнәдән җибәрелгән рәсемнәрдән торган фоторепортаждан карый аласыз.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*